«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә өч яңа Сәләт клубын тәкъдим итәчәкләр кире кайтырга

В НОЦ «Фәнсар» представят сразу 3 новых Клуба Сәләт

22-24-нче сентябрь көннәрендә, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Биләр шәһәре, Алексеевск районы) Сәләт Клублары өчен гамәли семинар уздырылачак. Семинарның программасы Сәләт дөньясы белән танышуга, Татарстан Республикасы районнарында урнашкан урта белем бирүче мәктәп базаларында Сәләт клубларының командаларын булдыруга юнәлдерелгән.  Клублар эшчәнлеге хакында куратор Алия Әхмәтова сөйли.

-         Бүгенге көндә Сәләтнең ничә клубы бар?

-         20-гә якын.

-         Алар кайларда?

-         Татарстанның зур районнарында: Актанышта, Буа, Биектау, Балык Бистәсе, Аксубай, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт һәм Зәйдә, Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән кебек зур шәһәрләрдә. Татарстаннан читтә дә эшчәнлек алып барабыз. Мисалга, Башкортостанның Туймазы районында, Самарада.

-         Һәр Клубта ничә кеше?

-         Яңа гына ачылганнарында 6-8, инде шактый вакыт эшләп килгән Клубларның әгъзалары 10-15-20-гә җитә. Иң мөһиме, күләме түгел бит, ә сыйфаты. Шуны онытмыйк.

-         Семинарның программасы нинди?

-         Программа яшьләрне Сәләт дөньясы белән таныштыруга юнәлдерелгән. Алар өчен кызыклы очрашулар һәм файдалы остаханәләр үткәрергә уйлыйбыз. Шулай ук һәр Клубның юл картасын төзү хакында да фикер йөртәчәкбез. Спортсыз да Сәләтне күз алдына китереп булмый. Тагын план буенча интеллектуаль квестлар, күңел ачу чаралары да уздырачакбыз.

-         Быел нинди яңа клублар эшли башлаячак?

-         Алар берничә: Сәләт-Аксубай, Сәләт-Азнакай, Сәләт-Яшел Үзән. Әлмәттә, Буа һәм Балык Бистәсендә башка мәктәпләр базасында да икенче Сәләт клублары ачылачак.

-         Нинди яңалыклар көтелә?

-         Быел алар Сәмрух премиясендә катнаша алачак. Чөнки «Ел Клубы» дигән номинация ачыла. Миңа калса, бу һәр клуб өчен дә үзеңне күрсәтергә, актив булырга этәрүче бер дигән мөмкинлек. Сәләтле балалар һәм яшьләр үсешенә үз өлешеңне кертү бик мөһим.