Балык Бистәсендә ике Сәләт клубы эшли! ← кире кайтырга

Сәләт – белем һәм фәнгә тартылучы яшьләрне берләштерүче һәм җыючы мөхит ул. Моның өчен берләшмә тарафыннан ел дәвамында һәм җәй айларында уздырылучы 50-дән артык проект чынга ашырыла. Уку елы барышында фәнни, уку-укыту, мәдәни чаралар, спорт проектларын чынга ашыру буенча актив эшчәнлек Сәләт йортында (Казан, Островский ур., 23) һәм Татарстан буйлап таралган Сәләт клубларында алып барыла.
Балык Бистәсе районында ике Сәләт клубы эшли. «Сәләт-Чулман» клубының җитәкчесе Фәридә Самиева, рәисе Камилә Хәлимова, ә «Сәләт-Югары Тегермәнлек»неке Гүзәл Габдрахманова, рәисе – Илүсә Шиһапова. Ике клубның да кураторы булып Миләүшә Хаҗиева тора. Сәләт активистлары безгә үзләренең эшчәнлекләре хакында сөйләделәр, клуб рәисе булуның хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Камилә Хәлимова:
- Сәләт клубларының гамәли семинарында катнашкан идем. Бу мөхиткә гашыйк булдым! Аннары «Сәләт-Раушан»да ял иттем. Смена да бик ошады. Минем өчен Сәләт ул – бик зур дус-тату гаилә. Биредә чын дуслар таптым, бүгенге көндә тормышымны Сәләттән башка күз алдына да китермим. Үземнең көчемне клуб рәисе ролендә сынап карый алуыма бик шатмын. Әлегә бик тырышып ачык ишекләр көненә әзерләнәбез.
Илүсә Шиһапова:
- Бүген клубка 13 кеше йөри. Сәләт дөньясы белән таныштыручы квестлар, интуицияне үстерүче уеннар үткәрәбез. Бик тиздән, декабрь башында, «Алтынчы хис» дигән уен үткәрергә планлаштырабыз, әлегә әзерләнәбез. Клубның рәисе була алуыма чиксез шатмын. Сәләттә мин 2014-нче елдан бирле. «Сәләт-Санак»та, «Сәләт-Болгар»да булдым. Бүген дә Сәләтнең барлык проектларында актив катнашырга тырышам, чөнки минем өчен әлеге берләшмә – икенче гаилә кебек. Биредә минем дусларым, монда мин хыялларымны чынга ашырам һәм үзем үзем дә үсәм.