«Сәләт-Самара» клубы хыялы – «Сәләт» аланын ачып җибәрү кире кайтырга

В Самаре начинает работу Клуб «Сәләт»

4-7-нче февраль көннәрендә, Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе базасында  күңелле генә очрашу узды. Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь аенда «Сәләт» клублары семинарында, рәсми рәвештә, «Сәләт-Самара» клубы үз ишекләрен ачты. Клубның актив эшчәнлеген башлап җибәрү, киләчәккә планнар кору уңаеннан 3 көнгә сузылган очрашуда «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова үз командасы белән катнашты.

Айгөл Габдрахманова: «Балалар саны шактый иде – 300-дән артык, ә без нибары 6 бөртек кенә. «Яктылык» мәктәбе зур, иркен һәм якты, балалар саны да 500-гә якын. Киләсе елга үзенең 20-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Мондый форматтагы татар мәктәпләре, Татарстанны санамыйча, бик аз төбәкләрдә бар: Мәскәүдә, Димитровград, Саратов, Самарада...  Әти-әниләр комитеты, чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпкә гел ярдәм итеп тора. Татарстан белән дә һәрдаим элемтәдә торалар икән: Татар конгрессы һәм ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә эшчәнлек алып баралар.

Шулай ук «Татар  Самара  Дуслык» яшьләр оешмасы вәкилләре белән дә күрештек. Әлеге оешманың активында 20-ләп кеше бар, безнең кебек үк төрле-төрле чаралар үткәрү белән мәшгульләр.

Балалар «Сәләт» клубы белән очрашуны зарыгып көткәннәр. 3 көн дәвамында без дә төрле форматтагы чаралар үткәрдек, сорауларына җавап бирдек, җырладык-биедек, сөрәннәр өйрәндек. Ахырда иң актив 20 кешене сайлап алдык, алар белән аерым аралашып, клубның планын төзедек.  Шушы лагерьнең базасында икенче елга «Сәләт» аланын ачарга теләк тә белдерделәр.

 Җәйге сменаларга, форумга, Биләргә бик киләселәре килә. Безнең оешманың эшчәнлеген шулай тиз арада күтәреп алулары бик сөендерде», - дип тәмамлады сүзен Айгөл.

Чыннан да, «Сәләт» клублары эшчәнлеге көннән-көн колачын киңрәк җәя: әле күптән түгел генә «Сәләт-Биектау» активистлары белән куратор Гөлия апа күрешеп кайтты. «Сәләт-Әлмәт»  планлаштырган чарасын үткәрде, «Сәләт-Актаныш»  20-нче февральдә узачак уенга, ә  «Сәләт-Бөгелмә» ачык ишекләр көненә әзерләнә. Афәрин, «Сәләт»леләр!