Сәләт аланнарына балалар бөтен дөнья буйлап җыела кире кайтырга

В лагеря сообщества Сәләт приезжают дети со всего мира

Без катнашучыларыбызны Сәләт җәйге профильле аланнарына зур теләк, ашкыну һәм сөю хисе белән озатып җибәрәбез. Бүген, 30-нчы июнь көнне, 350 сәләтле бала өчен «Сәләт-Раушан» һәм «Сәләт-Биләр каласы» аланнарының онытылмаслык көннәре башланып китте. Биләрлеләр быел «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге базасында (Алексеевск районы) ял итсәләр, «Сәләт-Раушан» сәлкешләре , традиция буенча, Лаеш районында урнашкан «Звездный» лагерена урнаштылар. 

Сәләт аланнарына озатканда әйдаманнар һәм директорлар тарафыннан әти-әниләр белән сөйләшү-киңәшләшү, саубуллашу процессы башлана. Җитәкчелек изге теләкләрен җиткерсә, оештыру комитеты 18 көнлек сәфәргә кирәкле әсбапларны барлый. Барысы да тиешенчә булсын – алан турында фикер беренче адымнардан ук туа бит. Һәм ул балаларга ошарлык булсын!

«Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәр балага үз сәләтен яңа яктан ачуын, үсүен һәм Сәләт белән бергә камилләшүен теләп калды: «Сәләт – күптелле мохит! Сентябрь аенда мәктәпләрегезгә килгәч укытучыларыгыз сезнең татар теле дәрәҗәсен күреп шаккатсын! And of course English language! Our Australian participants will say it’s impossible nowadays to be successful without this language! So you have great experience to make it better!»

 Республикабызның танылган шәхесләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең үз балалары өчен Сәләт лагерьларын сайлавы аеруча күңелле. Араларында инде берничә ел рәттән Сәләткә килүчеләре дә шактый икән.

Айгөл Бариева, әти-әни (ТРның атказанган артисты):

-         Инде 5-нче ел рәттән Сәләткә балаларымны җибәрәм. Аларга бик ошый! Кичә улымны «Рухият»кә озаттык,  ариистлык сәләте ачылып килә. Бүген кызыбызны «Раушан»га озатабыз. Әтиләре белән гел баш ватабыз: Сәләтнең балаларга ошавының сере нидэ соң? Миңа калса, беренче чиратта, дуслыкның тәмен белүдәдер. Калган лагерьлардагы шикелле, биредә кимсетелүче балалар юк, барысы да тигез, бөтенесе сәләтле. Көндезге уку блогы да, кичке чаралары да бик күңелле үтә. Балаларга кызык, безнең җан тыныч. (Көлә) Барлык әти-әниләр исеменнән Әдип Әлмиргә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Лагерь оештыру – бер эш, ә аны дистәләгән еллар дәвамында югары дәрәҗәдә тоту – бөтенләй башка. Аланнарга халыкара статус биреп булыр иде хәтта, чөнки биредә бар дөньядан балалар җыелган.

Диләрә Валифф, әти-әни (Австралия):

-         Үзебезнең милләт вәкилләре белән аралашу улыма бик ошаган. Ел саен Сәләттән кайтуга икенче елга да барасы килүен әйтеп куя. Уку елы барышында да безнең барлык сөйләшүләр Сәләткә барып тоташа.

Даниэл Валифф, сәлкеш (Австралия):

-         Сәләтне бик яратам, «Раушан»ны яратам. Быел өченче тапкыр барам инде. Бик күп дуслар таптым, алар белән ел дәвамында социаль челтәрләрдә аралашып торабыз. Сменада татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнә алу да бик ошый. Рәхмәт!

Энҗе Әхмәтҗанова, сәлкеш:

-         «Раушан»га икенче ел рәттән барам. Монда бик кызык! Күп дуслар таптым, алар белән бергә Раушанда җыелырга сүз куештык. Барыгызга да күңелле җәйләр теләп калам! Мин иҗади кеше буларак, аланда концертларда катнашырга, КВН уйнарга уйлап торам.

Илназ Насретдинов, әйдаман:

-         Алтынчы тапкыр әйдаман буларак барам. «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Олимп», «Болгар-Туган тел» кебек Сәләт проектларында катнашканым бар. Раушанга беренче баруым түгел югыйсә, тик шулай да ниндидер яңалык көтәм, чөнки һәр смена үзенчәлекле, кабатланмас. Балаларны үземә тиз арада карату өчен күп-күп тәм-томнар әзерләп куйдым! (Көлә)