«Сәләт» ветераннарына рәхмәтебезне белдерәбез кире кайтырга

Выражаем благодарность ветеранам «Сәләт»
«Сәләт» берләшмәсе ветераннары шәхси проектлары ярдәмендә елдан-ел «Сәләт» хәрәкәтен алга җибәрүгә үз өлешләрен кертәләр. Мәсәлән, IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы вакытында «Бәләкәч» балалар бакчасы эшләп килде.

 «Львенок» гаилә студия уеннары оешмасы җитәкчесе Регина Гәрәева шариклы бассейн урнаштырды, йомшак уенчыклар, вак-төяк моторика белән тәэмин итте. «Акыллы» проекты җитәкчесе Тюльпан Миңһаҗева, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, Доман методикасы буенча төзелгән, татар телендәге шәхси үсеш карточкалары җыелмасы булдырды. «Салават күпере» балалар журналы һәм Татар китап нәшрияте хезмәткәрләре татар телендәге балалар китаплары һәм журналлары белән тәэмин иттеләр. Шулай ук белем алу һәм күңел ачу программасында да катнашырга өлгерделәр: балалар белән уеннар уйнадылар, рәсем сәнгате һәм актерлык осталыгы буенча остаханәләр үткәрделәр.

«Бәләкәч» проекты җитәкчесе Алсу Салаватова киләчәктә дә зур проектларда «Сәләт» ветераннары белән хезмәттәшлек итәргә уйлый.