Сәләт Яңа ел бал-маскарады кире кайтырга

В Доме Сәләт состоится Бал мира и единения народов

Без зарыгып көтеп алган Сәләт Яңа ел бал-маскарадын уздыру көне билгеле булды. Ул 25-нче декабрь көнне Сәләт Йортында узачак. Быел без сәләтчеләр өчен кызыклы яңалыклар әзерләдек. Бал башка үзгә форматта үткәреләчәк. Синең Сәләт балының хуҗасы яки хуҗабикәсе буласың киләме? Төрле илләрнең мәдәниятен, тарихын, милли ризыкларын якыннанрак белергә телисеңме? Вакытыңны кызыклы итеп дусларың белән үткәрәсең киләме? Алайса тизрәк үзеңә пар тап һәм гариза тутырырга ашык! 

Игътибар! Гаризалар 30-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. 

Бал-маскарадта катнашыр өчен берничә шарт үтәргә кирәк: 
1. Икегезнең берегез булса да Сәләт проектларында катнашырга тиеш 
2. Балда катнашыр өчен оргвзнос түләргә кирәк (пардан 500сум) 
3. Барлык репетицияләргә йөрү бик мөһим. 

Кызыктырдыкмы? Без сине көтеп калабыз! Матур һәм бик кызык булачак! Проект турында тулырак: https://vk.com/wall-157554192_6.
Гаризаны монда тутыр.