Сәләт йорты кабат шигъри моңга күмеләчәк кире кайтырга

В Доме Сәләт вновь прозвучат стихи сердца и мелодия души
Һәр кеше дә үз сәләтен күрсәтә ала. Моның өчен үзең теләгән юнәлешне сайлап алып, 3-нче мартка кадәр гариза тутырып Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесендә катнашу кирәк! 

Быел яңа номинацияләр дә өстәләчәк: шигърият, проза, балалар әдәбияты, блог алып бару. Әгәр дә сиңа 12-22 яшь, әдәбиятка гашыйксың, татар телен үз итәсең, үзеңдә эстетик зәвыкъ тәрбиялисең килә, яшьтәшләрең белән уртаклашырлык тәҗрибәң бар икән, һич тә икеләнеп тормыйча гариза тутыр! Иҗади проект тарихында үз юлыңны булдырыр өчен нигезләмә белән танышып чык. 

«Сәләткә нур булган йолдызлар» Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Республикакүләм «Идел» иҗтимагый-яшьләр журналы, «Салават күпере» балалар журналы, «Калеб» иҗади берлеге белән берлектә үткәрелә.
Бәйге беренче тапкыр 2012-нче елда үткәрелгән иде. Шушы вакыт аралыгында проектта 1000-нән артык бала катнашкан. Дустым, син дә безнең сафларга кушыл!