Сәләт йортында Сәләт активистларының иҗат җимешләре урын алды кире кайтырга

Сәләт йорты – сәләтне чынга ашыру мәйданчыгы ул. Әле күптән түгел генә мольбертлардан, диварлардан «Экотатарстан2016» бәйгесе катнашучыларының фотоэшләре куелган иде, ә бүгенге көндә инде аларның урынын Сәләт активистлары портретлары, пейзажлары, үзенчәлекле рәсемнәре бизи.

Алсу Салаватова, Сәләт яшьләр үзәге методисты:

- Балачактан ук рәсем ясарга яратам: тирә-юньдәгеләр барысы да  миңа сәләтем бар дия иделәр. Әтидән күчкәндер, күрәсең. Сәнгать мәктәбенә дә йөреп карадым, тәмамламадым гына. Рәсем ясаудан бөтенләй туктап торган чагым да булды, хәзер исә теләк яңадан уянды. 2 ай элек йога белән шөгыльләнә башладым. Инструктор – мин аның белән Сәләт форумында ук танышкан идем – йога кешенең энергиясен уятырга сәләтле диде. Шуннан илһамландым да бугай инде. Сәләттәге коллективыбыз белән «Серле дус» уенын уйнаганда миңа Тимур Сөләйманов эләкте. Башта тормыш иптәшенең, аннары Тимурны улы белән төшкән фотоларын портрет итеп ясап бүләк иттем. Бүген минем коллекциямдә Әдип Әлмир дә бар.

Бер портретне ясауга 3 сәгатьләп вакыт кирәк. Элек мин китаптан да отышлырак бүләк юк дип санасам, хәзер фикерем үзгәрде.

Портретлар ясарга бик яратам. Пейзаж, натюрморт, архитектура – минем өчен түгел, төрле буяулар белән дә артык мавыкмыйм. Тик ара-тирә күңел төрле экспериментлар сорый. Төрле танылган шәхесләрне, яисә образларны рәсемгә төшерәм. Әле күптән түгел генә Рудольф Нуриевны искә алып утырдык һәм аның портреты туды. Г.Камал театрына еш йөри башладым: аның төп актерларын да ясыйм.

Күргәзмә турында күптән хыяллана идем һәм менә ул чынга ашты.

IMG_9871.JPG

Элина Степанова, М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе җитәкчесе:

- Рәсем сәнгате белән бер ел элек кызыксына башладым. Кечкенәдән рәсем ясый белмәсәм дә иҗади эшләр ошый иде. Мәктәптә дә дәфтәр читенә ясаудан ары узмадым. Былтыр кызыксынуым арта төште, һәм мин рәсем ясау серләренә төшенү өчен Гүзәл Бануга мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәме белән икенче сулышым ачылгандай булды.

Иң күбе табигатьне рәсемгә төшерәм: күчереп тә ясыйм, хыялымдагысын да ясыйм. Диңгез ясау бик ошый: ул эшем күргәзмәдә дә бар. Ул ял алдыннан, диңгезгә барыр алдыннан ясалды.

Иҗат итү теләгенә кәеф тә йогынты ясый. Моңсу булганда шигырь язам мин. Ә киресенчә, күңелле булганда – картиналар ясыйм. Соңгы ике айда берни ясаганым юк, бу күргәзмә мине яңа хезмәтләргә этәрер дип ышанып калам. Бу өлкәдә тагын да үсәсем килә. «Фәнсар»ның көзге сессиясендә балаларны да укытып карадым, үземә тагы да укырга кирәклеген аңладым.

Шәхси күргәзмәм хакында хыялланам. Дусларым ярдәме белән бу хыял чынга ашыр дип уйлыйм. (Көлә) Быел туган көнемә алар минем шигырьләремнән торган китап бүләк иттеләр. Бу шигырьләргә өстәлгән иллюстрацияләр – минем картиналарым иде.

Шигырьләрне 10-нчы сыйныфтан бирле язам. Мәхәббәт турында. Болай мин үзе  математик, шуңа да миңа иҗат җитмидер ахрысы. Университетта да сессияләр вакытында бик күп иҗат итә идем.  

IMG_9907.JPG

Альбина Кадирова, өстәмә белем бирү укытучысы:

- Балачагымда абыемның рәсем ясаганын карап торып минем дә теләгем уянган иде. 1-нче сыйныфтан соң туйдырды, тик әни түгәрәккә йөрүне ташлаттырмады. Сәнгать мәктәбен мин бишлегә генә тәмамладым, тик үз теләгем буенча ясамагангамы тиз арада ул эшне оныттым. Быелның август аенда Сәләткә килдем. Җәйге кампания тәмамланган, чагыштырмача «тыныч» ай иде ул. Яңадан ясый башладым. Мине кешеләр илһамландыра. Гүзәл Усманова, мәсәлән. Портреты бүгенге көндә кабинетында эленеп тора.

Гадәттә,  иҗат җимешләремне бүләккә ясыйм. «Chikibro» бию коллективы тренерының күптә түгел туган көне булды, күргәзмәдә аның портретын да күрә аласыз.

Рәсем ясау минем өчен – яраткан шөгылем ул. Аның аша мин үземнең күңел халәтен күрсәтәм: үземнекен генә түгел, якыннарымныкын да. Портрет матур  чыксын өчен миңа кешене яхшы белергә кирәк. Алай дуслык көче дә арта, ә бу бик шәп.

IMG_9881.JPG

Камилә Димөхәммәтова, Сәләт активисты:

- Кечкенәдән ясыйм. Әнинең барлык блокнотлары, минем дәрес дәфтәрләре рәсем белән тулган иде.

Бөтен нәрсәне дә ясыйм, тик үз вакыты белән. Бер вакыт кешеләрне генә, аннары исә төрле биналарны ясауга күчә алам. Үземнең аерым бер  стилемне тапмагангадыр ул, бәлки. Илһам турында әйтүе кыен, вакыты-вакыты белән кул үзе инструментларга үрелә. Шунысы кызык: тәрәзә артында караңгылык булганда гына илһамланам.

Минем рәсемнәрем гадәти түгел, үзенчәлекле дисез. Бәлки шулайдыр да. Аларга карап һәр кеше үзенекен уйласын. Үз фикерләрем белән аларның фантазиясен киметәсем килми.