Сәләтлеләр телләр белүдә ярышты! кире кайтырга

В Доме Сәләт прошел конкурс на знание трех языков

Сәләт Йортында беренче тапкыр «Әйдә, укы!» дип аталган нәфис сүз конкурсы үтте! Аны Сәләтнең Казан һәм Яшел Үзәндәге Клублары («Сәләт-Яшел Үзән», «Сәләт-Казан», «Сәләт-Казан» (9-нчы мәктәп) һәм «Сәләт-Казан» (144-нче мәктәп) оештырды.

«Конкурсның идеясе «Сәләт» Клубларының соңгы семинары вакытында туды, аны Казан һәм Яшел Үзән Клубларына йөрүчеләр тәкъдим итте. Без яшьләр арасында әдәби укуны популярлаштырырга теләдек. Сәләт активисталы арасында китап сөючеләрне, рус, татар һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп укый белүчеләрне барларга теләдек.

Конкурс өч өлештән торды: рус, татар һәм инглиз телендәге текстларны сәнгатьле итеп укырга кирәк иде. Беренче этапта (русча текстны уку) сайлап алуны үткән бөтен кеше дә катнашты. Укучыларга бер минут эчендә нинди дә булса текст укырга кирәк иде. Аннары һәр этаптан соң берничә кеше төшеп кала барды. Әлеге конкурсның үзенчәлеге шунда: укучылар нинди текст укыйсын алдан белми. Бу эшкә җаваплы караганнары өчен оештыручыларга да, катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез», – дип фикерләре белән уртаклашты конкурсны оештыручыларның берсе Тимерхан Шәйхетдинов.

Конкурста җиңгән Ләйлә Миңнуллина да үз кичерешләре белән бүлеште:

– Уйнап кына башлаган эшкә шулай җитди итеп кереп китәрмен дип уйламаган да идем. Тик мин бер дә үкенмим. Җиңү яулагач, үземнең өч телдә дә сөйләшә һәм укый алуымны аңладым һәм бик сөендем. Инглиз телен белүем дә үзем уйлаганнан яхшырак икән. Уенның нинди форматта буласын алдан белмәдек, шуңа күрә кыенрак булды. Соңгы этапта инглизчә укыйсы булыр дип бөтенләй дә көтмәгән идем. Авырлыклар туса да, өч турны да башкарып чыга алдым. Озак вакыттан соң, ниһаять, Сәләт Йортына килү һәм элеккеге дусларны очрату да бик күңелле булды. Алар минем өчен җан атып, сөрәннәр кычкырып тордылар. Бүләк тә бик көтелмәгән һәм истә калырлык иде. Уен күңелле һәм кызыклы булды. Катнашучылар күбрәк булса, тагын да яхшырак булыр иде.