Сәләт Йортында математика буенча «Олимп» олимпиадасы үтте кире кайтырга

В Доме Сәләт состоялась большая олимпиада по математике «Олимп»

Олимпиаданың үткән этабы турында үз фикерләре белән жюри рәисе Надир Курамшин уртаклашты.

– Олимпиада бик шәп үтте. Читтән торып катнашу этабында 200ләп бала катнашкан иде, шуның 100е килеп катнашу этабына үтте. Бу олимпиада математика фәне буенча Татарстан мәктәпләренең 5-8-нче сыйныфында укучы балалар өчен үткәрелде. Иң кыены республика районнарыннан балаларны җыю булгандыр, мөгаен, чөнки бөтен кеше дә килеп катнашу этабына килә алмады. Без барысына да килергә мөмкинлек тудырырга тырыштык.

Олимпиадага әзерлек эшендә шактый кеше катнашты. Бер команда булып эшләдек. Болай эшләргә тәҗрибә дә ярдәм итте, дип уйлыйм.

Олимпиада нәтиҗәсендә җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар билгеле булды. Иң яхшылары июнь аенда узачак уку-тренировка җыеннарына чакырылды, бик тиздән күрешербез дип өметләнәм.

Күпләр башка фәннәрдән дә олимпиадалар булу-булмавы белән кызыксынды. Киләсе елга бөтен тәкъдимнәрне дә исәпкә алып эшли башларбыз дип өметләнәбез. Барысы да яхшы булса, олимпиада ел саен оештырыла торган булачак.