Сәләт Йортында сәлкипүшләр өчен дәресләр башлана ← кире кайтырга
Иртәгә, 14-нче октябрь көнне, Сәләт берләшмәсенең сәлкипүшләре өчен дәресләр башланып китәчәк. «Бәләкәч» студиясе кысаларында ел дәвамында вокал, рәсем ясау, театр сәнгате һәм анимация буенча дәресләр алып барылачак. Дәресләр, һәрвакыттагыча, татар телендә узачак. Клубта Сәләт ветераннары - үз эшләренең остазлары : Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева, Гүзәл Бану, Гүзәл Сибгатуллина һ.б. алып бара.
«Бәләкәч»тә уку елы 3 өлешкә бүленеп һәр өлештән соң төрле чаралар уздырылачак (утренник, күргәзмә һ.б.)
Җәдвәл:
Кечкенәләр төркеме (2-4 яшь аралыгы):
9.20-9.50 - вокал;
10.00-10.30 - ИЗО;
10.45-11.15 - анимация.
Олылар төркеме (5-8 яшь аралыгы):
10.00-10.40 - вокал;
10.50-11.40 - ИЗО;
11.55-12.35 - анимация.
Быелның декабрь аеннан сәлкипүшләр театр сәнгате белән дә танышачак. «Бәләкәч» клубы кысаларында ата-аналар ел дәвамында бер-берсе белән аралашып яшиләр, балалар исә аларга карап Сәләт традицияләрен куреп үсәләр. Сәләт - бер зур гаилә.
«Күптәнге хыялыбыз бүгенге көндә тормышка ашты. «Бәләкәч» клубы Сәләтнең мөһим проекты булып санала», – дип үз сүзен белдертте «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
«Мәктәпкәчә булган яшь вакыты ул кешенең иң гүзәл, бәхетле балачак мизгеле. Баланың төрле яктан талантын ачу өчен без бик каты тырышырга һәм уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Моның хакта без еш кына «Гармония» психологик үзәге җитәкчесе Венера Сөләйманова белән дә сөйләшү алып барабыз», – ди проект җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.
«Минем уйлавымча, әлеге атмосфераны бер балалар бакчасында да күреп булмый. Әлбәттә, һәрберебез балаларга сыйфатлы белем бирүне телибез. Мин үз кызымны әлеге проектка тыныч күңел белән алып килдем»,- дип үз фикерен әйтте Сәләт ветераны Илшат Рәхимов.
Сәләт белән бергә булыгыз! Сәләттә гаиләгез белән булыгыз!