Сәләт Йортында җыр һәм шигырь бәйрәме – «БикаФест-2019» үтте! кире кайтырга

В Доме Сәләт прошел праздник музыки и поэтического слова – «БикаФест-2019»!
7-8-нче декабрьдә Сәләт Йорты җыр-моңга һәм нәфис сүзгә күмелде. «Сәләт» берләшмәсенең иң иҗади фестивале – «БикаФест» үтте бит. Быел бу фестиваль 18-нче тапкыр оештырылды.

«Сәләт» берләшмәсе үзенең якын дусты, фикердәше, автор-башкаручы Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан, 2001-нче елдан башлап, шул исемдәге җыр һәм шигырь фестивале оештыра.
Бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. – иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр. 

Фестиваль ике юнәлештә узды: музыка һәм әдәбият. Катнашучылар үзләрен төрле номинацияләрдә сынап карый алды. Музыка юнәлешендә 4 номинация каралган иде:

1.     Иң оста автор-башкаручы.
2.     Иң оста коллектив-башкаручы.
3.     Татар халык җырын иң оста башкаручы.
4.     Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы.
Ә әдәби юнәлештә ике номинация:
1.     Үз әсәрен яттан иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).
2.     Башка автор әсәрен яттан иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).

Фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән 170-тән күбрәк гариза килде. Шуларның 100-дән күбрәге, портфолио нигезендә конкурсны үткәннән соң, төп сайлап алу турына чакырылды. Алар 7-нче декабрь көнне жюри каршында чыгыш ясады.

Катнашучыларның географиясе бик киң: Татарстанның Лениногорск, Аксубай, Зәй, Әлмәт, Яшел Үзән, Арча, Әтнә, теләче, Алабуга, Питрәч, Түбән Кама, Апас, Ютазы, Саба, Мамадыш, Сарман, Лаеш, Яңа Чишмә, Кукмара, Кама Тамагы, Әгерҗе, Кайбыч, Балтач, Балык Бистәсе районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән дә катнашучылар бар иде.

Әдәбият юнәлешендә катнашучыларга шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт; шагыйрә Луиза Янсуар; шагыйрь Булат Ибраһим; Татарстанның халык артисты Венера-Афият Шакирова бәя бирде. Ә музыка юнәлешендә катнашучыларга җырчы, композитор, Р.Бикмуллин фестивале җиңүчесе Ләйсән Арсентьева; күп кенә халыкара конкурслар лауреаты Эльза Исламова; Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри; җырчы Зәринә Вильданова; Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина; композитор, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров; музыкант, Yummy music лейблы генераль продюсеры Ильяс Гафаров бәя бирде. 

Сайлап алу турына чакырылганнар төрле остаханәләрдә катнашу мөмкинлегенә дә ия булды. Сәхнә теле, диджейлык төрләре, сәхнә хәрәкәте буенча остаханәләр үтте.
Сайлап алу турыннан үткәннәр 8-нче декабрь көнне Гала-концертка чакырылды. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреатлар һәм төп бүләк – Гран-при ияләре билгеләнде. Музыка юнәлешендә Гран-прига – «Ике яр» төркеме, әдәби юнәлештә Айзат Хәйруллин ия булды.

Җиңүчеләр:

Башка автор әсәрен яттан иң оста укучы (12-15 яшь):

1 урын – Мөхетдинов Әнвәр
2 урын – Минашаева Эльза
2 урын – Абдрахимов Әмир
3 урын – Комарова Айгөл
3 урын – Хөсәенов Илдус
3 урын – Нурисламова Алия

Башка авторның әсәрен яттан иң оста укучы (16-22 яшь):

1 урын – Хәбибрахманов Илдус
2 урын – Ибраһимова Энҗе
2 урын – Гыймазова Лилия

Үз әсәрен яттан иң оста укучы (12-15 яшь):

2 урын – Гафурова Азалия
3 урын – Халикова Камилә

Үз әсәрен яттан иң оста укучы (16-22 яшь):
2 урын – Галимуллина Ильвира

Татар халык җырын иң оста башкаручы (12-15 яшь):

1 урын – Ногманова Миләүшә
2 урын – Юнысова Мәликә. Ул шулай ук «Шаян ТВ»ның махсус бүләгенә дә ия булды. 
3 урын – Эркаева Камилә

Татар халык җырын иң оста башкаручы (16-22 яшь):

1 урын – Җамалова Рамилә 
2 урын – Шәрипова Энҗе
3 урын – Саттарова Зәлия

Иң оста автор-башкаручы (16-22):

1 урын – Салихова Алсу
2 урын – Мәрдәнова Сәрия
3 урын – Гайфуллин Айнур

Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы (12-15):

1 урын – Шәймуллин Эмиль
2 урын – Габдуллаҗанова Камилла
3 урын – Хәмитова Зилә

Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы (16-22):

1 урын  – Зиннәтуллина Әдилә
1 урын – Хөснетдинова Альбина
2 урын – Фәтхутдинова Ләйсән
Иң оста коллектив-башкаручы
1 урын – «Энҗеләр» ансамбле
2 урын – «Бәхет» ансамбле
3 урын – «Зәлидә» дуэты

Шулай ук махсус бүләк тә бар иде. Аны Әлфия Авзалованың кызы – Әлфия Авзалованың иҗатын үстерү һәм саклау фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова тапшырды. Бу бүләккә Никитина Зәринә белән Закирова Миләүшә ия булды.
Барлык җиңүчеләргә дә «БикаФест»ның партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр  һәм дипломнар тапшырылды.