«Сәләт» йортында Республикакүләм нәфис сүз осталары ярышы узачак кире кайтырга

В Доме «Сәләт» пройдут Республиканские чтения им. Г.Тукая

20-нче апрель көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан Республикакүләм нәфис сүз осталары ярышы узачак. Рәсми ачылу тантанасы иртәнге 10:00.

Ярыш Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы һәм «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте тарафыннан узыдырыла.

Чара әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларның үсешләрендә практик ярдәм күрсәтү, әдәби мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвыкъ тәрбияләү, замана балалар һәм яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү, татар халкы өчен милли горурлык хисе уяту, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү һәм актив яшьләрне «Сәләт» проектлары белән таныштыру, катнашырга чакыру максатыннан уздырыла.

Ярышта 7-22 яшь аралыгындагы төрле уку йортларының сәләтле балалар һәм яшьләре катнаша ала. Барлыгы 160 тан артык гариза кабул ителде. 

Жюри составында :

Наил Дунаев – жюри рәисе – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, Рәсәй Федерациясенең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы;

Луара Шакирҗан – комиссия рәисе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, халык артисты; 

Миләүшә Шәйхетдинова – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

Әсхәт Хисмәт – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, Татарстан Республикасының халык артисты;

Зөлфия Вәлиева – К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты, татар эстрадасы җырчысы;

Гөлчәчәк Хафизова – К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры;

Резедә Гарипова – К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры, КТУның актерлык осталыгы буенча педагогы, «Сәләт» ветераны;

Илгизәр Хәсәнов – К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстан Республикасының халык артисты.

Шагыйрьләр: Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах –  Татарстан китап нәшриятының бүлек мөхәррире.

Радио-ТВ хезмәткәрләре: Линар Закиров – «Болгар радиосы» ның «Шөпшә шоу» тапшыруы алып баручысы, «Казан утлары» журналы журналисты, Венера Иванова – «Яшьләр онлайн» тапшыруы алып баручысы, Рәдиф Әхмәдиев – шоу-мен, Алисә Җамалиева – «Татар радиосы» алып баручысы.