Айгөл Шәйхетдинова белән очрашу көтелә ← кире кайтырга

Татарстан Республикасының Талантлар университеты эгидасының күркәм традициясе астында һәм Яшьләр дипломатиясе академиясенең «2015-2020-нче елларда Татарстан Республикасының талантлы кешеләре белән стратегик идарә итү» программасы кысаларында без чит илләрдә яшәүче татарстанлылар белән очрашулар үткәрүне дәвам итәбез.
Шундый очрашу «Get together» проекты белән берлектә уздырылды. Кунак итеп Кытай һәм Индонезиядән булган студентлар чакырылган иде. Алар интерактив рәвештә үз илләре, мәдәниятләре, традицияләре һәм гореф-гадәтләре хакында сөйләп уздылар. Хәтта Кытай халык җырларыннан торган кечкенә генә концерт та карый алдык: егет-кызлар үзләре белән милли инструментларын алып килгән иделәр, безгә кытай халык моңнарын тыңлаттылар.
Сәясәт тә читтә калмады: Индонезия һәм Рәсәй арасында булган мөнәсәбәтләр хакында да фикер алыштык. Туризм һәм мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләр хакында да сүз кузгатылды.
Күңелле очрашулар моның белән генә бетми әле. 4-нче декабрь, җомга көнне, «Сәләт» йортында Республиканың балалар өчен клиник хастаханәсенең проект менеджеры Айгөл Шәйхетдинова белән очрашу көтелә.
Айгөл халыкара хезмәттәшлек һәм студентлар өчен алмашу программалары хакында сөйлиячәк, чит илдә яшәүче татарстанлыларның тормышлары, аларга бирелүче мөмкинлекләр белән таныштырачак, APEC һәм G20 форумнарында туплаган тәрибәсе белән уртаклашачак. Шулай ук барлык кызыксындырган сорауларыгызга да җавап таба алачаксыз!
4-нче декабрь, 18:40, «Сәләт» йорты. Рәхим итегез!
https://docs.google.com/forms/d/1ZRVdKTpQZyCcJPr32ygN5jZCvO5wQpMNubI6zbsWmLw/viewform