Яңа сезонда – яңа үзгәрешләр, яңа тәртипләр! кире кайтырга

В новом сезоне – новые правила!

15-нче октябрь көнне «Ак барс» яшьләр үзәгендә  «Сәләт» КВН лигасының беренче уены узды. Казан (Идел буе) Федераль Университетыннан «Шырпы», «Ничешныйлар, 68-нче мәктәп җыелма командасы, Мамадыш районынан «Тәмлетамак», «Дуслар җыелма командасы», «Булатлар»  – болар барысы да «Сәләт» КВН лигасының катнашучылары.

Оештыручылар быел «Сәләт» КВН лигасына  яңалыклар да керткәннәр. Аның берсе – музыкаль ярыш: һәр җыелма командирлары татар эстрадасының җырларын үзгәртеп, шаян ноталар өстәп тамашачыга тәкъдим итте. Конкурс беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, тамашачы аны яратып кабул итте. Тагын бер яңалык: «Сәләт» рухына гына хас атмосфера тудыру өчен, һәр команданың чыгышыннан соң тамашачы «Афәрин»  дип кул чапты.

Уен барышында төрле мәзәкләр, миниатюралар күрсәтелде: дәү әнисенә кайткан оныктан алып, дәрестә булган кызыклы вакыйгалар – берсе дә урынсыз калмады.

Танылган җырчы, «Сәләт»нең якын дусты Илназ Сафиуллин командаларга зур рәхмәтен белдереп, көннән-көн «Сәләт»  КВН лигасының үсүе, камилләшүенә шатлануын искәртте. «Идел»  яшьләр журналының баш мөхәррире Радик Сабиров өч уенчыга «Идел» журналына ярты елга бушка язылу бүләк итте. Жюри әгъзасы Рамиль Агдеевның фикере дә барлык тамашачы һәм катнашучыны сөендерде, ул да КВНнан күңелле хис-кичерешләр белән кайтып китәсен эйтте: «Биш кенә команда, ләкин шундый сыйфатлы КВН булды! Рәхмәт сезгә. Болай булса татар КВНының киләчәге бар,  афәрин», - диде.

«Сәләт»КВН лигасының ярым финалына барлык командалар да узды. Киләсе уен тагын да кызыклырак булачагына шигебез юк! Син дә кил, дустым, бергәләп күңел ачырбыз!