«Мирах» Лигасының ачык турнирында 23 команда катнашты кире кайтырга

В открытом турнире интеллектуальной Лиги «Мирах» соревновались 23 команды

Республиканың 12 районыннан – 14 команда, Казан мәктәпләреннән – 9 команда. «Мирах» интеллектуаль Лигасының ачык турниры масштаблары бу!

Үткән ял көннәрендә Сәләт Йортында «Мирах» интеллектуаль Лигасының ачык турниры булып узды. 30-нчы март көнне – республика районнары мәктәпләрендә укучылар, ә 31-нче март көнне Казан шәһәре мәктәпләрендә белем алучылардан тупланган 9 команда көч сынашты. Районнар арасында узган ярышка Теләче, Әгерҗе, Биектау, Баулы, Әлмәт, Алабуга, Югары Ослан, Арча, Азнакай, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш районнарыннан командалар килгән иде. Казан белем бирү йортларыннан ярышта 177-нче һәм 149-нчы лицейлар, 11-нче, 180-нче, 27-нче, 179-нчы гимназияләр, 9-нчы, 103-нче һәм 165-нче мәктәпләр командалары катнашты.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:


Районнар арасында:

I-нче урын - Кайбыч районы командасы

II-нче урын - Алабуга районы

III-нче урын - Биектау районы

 

Казан мәктәпләре арасында:

I-нче урын - 177-нче лицей командасы

II-нче урын - 149-нчы лицей

III-нче урын - 9-нчы мәктәп