“Cinema Club Selet” проектында “Сухая река” фильмы кире кайтырга

В проекте «Cinema Club Selet» - фильм «Сухая река»

8 ноябрь көнне “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) “Cinema Club Selet” проекты кысаларында "Сухая река" (26 минут) кыска метражлы фильмы тәкъдим ителде.

“Сухая река” - Халыкара Канн кинофестиваленең катнашучысы һәм 2014 елгы Казан халыкара мөселман кинолары фестивалендә Рәсәйнең киноведлар һәм кинокритиклар Гильдиясенең махсус призына лаек булган фильм. Аның режиссеры Алексей Барыкин, фильмның төп геройлары - Родион Сабиров белән Ангелина Мигранова да кунак итеп чакырылган иде.

“Cinema Club Selet” проекты җитәкчеләре Эльмира Гәрәева һәм Айдар Галимуллин, әлеге чарадан бик кәнәгать калуларын белдерделәр. “Фильм үзе 26 минут бара, ә аның турында фикер алышу сәгать ярымга сузылды. Бик җылы атмосфералы, күңелгә якын кичә килеп чыкты. Иң гаҗәпләндергәне – чара ничек әзерләнелде һәм көтелде, шулай барды. Катнашучылар саны да күпкә артык иде”, - дип җавапларын яудырды алар.

Мондый фильмнар алдагы көннәрдә дә күрсәтеләчәк. Кызыксынучылар selet.biz һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бара ала.