«Сәләт-Эшмәкәр» аланы кысаларында парламент дебатлары кире кайтырга

В рамках "Сәләт-Эшмәкәр" парламентские дебаты
31-нче июль көнне «Сәләт-Эшмәкәр» аланы кысаларында парламент дебатлары турнирының финал уены үтте. Бу уенга «Республика дебатов» проекты, «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасы җитәкчесе, эшмәкәр Аммар Аль-Анси да килгән иде. Уенчылар британ форматы буенча эшмәкәрлек темасына кагылган сорауга җавап эзләделәр: Бу палата фикеренчә, бизнесның уңышлы булуының төп сере - кассадагы акча күләме». Уенда хөкүмәт ягы җиңеп чыкты.

Катнашучыларны Аммар абый Аль-Анси үзе һәм Ләйсән апа Миңнуллина («Безнең фикер!» лигасы җитәкчеләренең берсе) хөкем итте.

Шулай ук лагерь кысаларында татар телендә идарә итү буенча ярышлар да уздырыла.