«Сәләт-Гайрәт»тә һәр бала кино төшерергә өйрәнә! кире кайтырга

В «Сэлэт-Гайрэт» каждый ребенок учится снимать кино!

20-нче июль - 4-нче августта Лаеш районындагы «Йолдызлы» базасында «Сәләт-Гайрәт» сменасы узачак. Бу алан 5-11-нче сыйныф укучылары өчен. Төп юнәлеше – кинематограф сәнгате.

Балалар җылытыла торган корпусларда яшиләр. Һәр бүлмәдә 6-8 бала урнаша ала. База территориясендә мунча, ике спорт мәйданчыгы, уку-укыту бүлмәләре, җәйге беседкалар бар. Балалар яши торган йортларда бәдрәфләр һәм юыну бүлмәләре урнаштырылган.

«Сәләт - Гайрәт» – тулаем кино һәм телевидение белән бәйле смена. «Гайрәт» 2015-нче елдан башланса да, бу форматта ул икенче ел гына эшли әле. Гади сүзләр белән әйткәндә, сменада балалар телефонга гына видео төшереп йөрмиләр, ә профессиональ аппаратура белән танышып, аның ярдәмендә хәтта кыска метражлы фильмнар да төшерәләр. Балалар видеомонтаж, видео төшерү осталыгы, режиссура, актерлык осталыгы, продюсирование дәресләренә йөриләр. Уку-укыту программасы вакытына һәр төркемгә кино өлкәсендә эшләүче белгечләр кушыла. Смена вакытында өч кинофестиваль уза - бу уку-укыту программасының кульминацион ноктасы. Балалар төшергән фильмнарга казыйлар бәя бирә.

Бу елны сменада, кино ясау осталыгыннан кала, журналистика, инстаграмда үз социаль челтәреңне алып бару, маскалар ясау буенча остаханәләр һәм тагын күп кенә яңалыклар булачак!

Гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә!