«Сәләт-Яр Чаллы»да һәркемгә ошаячак! кире кайтырга

В «Сэлэт-Яр Чаллы» понравится каждому!

1-16-нчы июльдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Бумажник» базасында «Сәләт-Яр Чаллы» сменасы узачак. Алан 7-11-нче сыйныф укучылары өчен.

«Сәләт-Яр Чаллы» аланы беренче тапкыр 2016-нчы елда үткәрелде. Төп юнәлеше: интеллектуаль, иҗади. «Сәләт-Яр Чаллы» аланы олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда яки спорт ярышларында җиңүчеләрне үзенә җыя.

Аланның программасы балаларның барлык яклап үсешенә юнәлгән: актив ял, уку-укыту программасы, остаханәләр, мәдәни чаралар һәм Татарстан Республикасының күренекле шәхесләре һәм яшь лидерлары белән кызыклы очрашулар. Интеллектуаль уеннар: дебатлар, «TED talks», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», КВН, кинофестиваль һәм башка ярышлар балаларга үз көчләрен, осталыкларын күрсәтергә ярдәм итәчәк. Уку-укыту программасында яшь математиклар, экологлар, социологлар, журналистлар, лингвистлар мәктәбе сәлкешләргә үзләренең мини-проектларын төзергә ярдәм итәчәк.

Аланның төп максатлары:

- баланың сәләтен үстерү өчен кирәкле мохит тудыру;

- шәхеснең үсеше өчен һәрьяклап гармонияле шартлар булдыру;

- сәләтле балаларны табу, үстерү һәм ярдәм итү өчен ел дәвамында эшләүче Сәләт клубын Яр Чаллы шәһәрендә формалаштыру.