Сәләт Форумының катнашучылары һәм кунаклары өчен мәгълүмат кире кайтырга

Информация для гостей и участников Форума Сәләт

Бүген, 25-нче июль көнне, Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы үз эшчәнлеген башлаячак. «IT: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект» темасы астында узучы Форумның программасын чынга ашыру өчен чын палаткалы шәһәрчек булдырылды: биредә 500 палатка, 30 чатыр, 30-дан артык ачык эш зонасы. Куркынычсызлыкны саклау өчен 2 контроль-үткәрү пункты эшли. Керү бэйджлар буенча башкарыла.

Форумда 2 меңнән артык сәләтле бала һәм яшьләрselet.bizсайтында теркәлү узган кунаклар катнашуы көтелә

Форумда катнашучылар, оештыру комитеты һәм кунаклар туган сорауларын тиз арада хәл итү өчен махсус Service Desk хезмәте эшли. Аңа мөрәҗәгать итү өчен 8 (843) 226-40-20 номерына шалтыратырга яки +7 (939) 39-42-131 номерына Telegram / Whatsapp ка язу кирәк.