Медицина белешмәләре турында мәгълүмат кире кайтырга

Информация о медицинских справках

Сәләт җәйге аланнарының катнашучылары!

Мөһим мәгълүмат!

Аланда катнашу өчен сезгә түбәндәге медицина белешмәләрен җыю кирәк.

1.     №079/у формалы белешмә:

·         Баланың сәламәтлеге турында белешмәләр;

·         Прививкалар турында белешмәләр;

·         Тикшеренүләр һәм гельминтоза турында белешмәләр;

·         Сифилис (14 яшьтән алып), манту (14 яшькә кадәр) тикшеренүләре турында белешмәләр;

·         Педикулёз һәм йогышлы тире авыруларына тикшерү белешмәләре.

2.     Йогышлы авырулары булган кешеләр белән элемтә булмавы хакында белешмә (яшәү урыны буенча бирелә, смена башланырга 3 көн кала алырга кирәк).

3.     Флюорография (15 яшьтән алып).

Мөһерләр:

·        Микроспория;

·        Йогышлы авырулары булган кешеләр белән элемтә булмавы хакында белешмә;

·        Табибның шәхси мөһере;

·        Белешмәне биргән учреждениенең мөһере;

·        Белешмәләргә куела торган өчпочмаклы мөһер.

Күрешкәнгә кадәр!