Наталия Фишман һәм Ровшан Аскеров белән интеллектуаль көн ← кире кайтырга
11-нче июль. Борынгы изге Биләр каласында актив, сәләтле, максатчан яшьләрнең энергияле тавышлары ишетелеп тора: V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы үз эшчәнлеген дәвам итә.
Көн кудо буенча дөнья кубогы иясе Юрий Панов белән берлектә уникаль зарядкадан башланып китте.
Уку-укыту программасы кысаларында 20-дән артык мәйданчык эшли. «Эко-Татарстан» чатырында аеруча да күңелле: биредә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Спикерыбызга «Нинди шәһәрләр экологик яктан иң чиста?», «Калган шәһәрләргә мондый нәтиҗәгә ничек ирешергә?», «Сезгә үз эшегез ошыймы?», «Уңышлы кеше булыр өчен нишләргә?» кебек сораулар яуды.
«Һөнәрем мине үзе сайлады дисәм дөресрәк булыр. Миңа үз эшем бик ошый: нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек. Парк яки яр буе буйлап барганда сез елмаясыз, ә миңа рәхәт. Мин эшчәнлегем халыкка файда китергәнен аңлау рәхәт», - дип белдерде Наталия Фишман.
Биология фәннәре кандидаты, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты П.В. Зеленихин канцерогенез килеп чыгуы һәм аның сәбәпләре хакында сөйләде.
Коуч, бизнес-тренер Наталья Антонова үз-үзеңә булган ышаныч хисенең тормышта тоткан роле хакында бәян итте.
Казан дәүләт энергетика университеты укытучылары белән берлектә энергиянең альтернатив чыганакларын эзләдек.
Спорт мәйданчыкларында волейбол буенча чемпионатның ярымфинал уеннары гөрләде.
«Кара-каршы» чатырында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион уены катнашучысы Ровшан Аскеров интеллектуаль шөгыльнең файдалы булуы хакында белдерде. «Мин биредә инде икенче тапкыр. Быел да чакырганыгыз өчен зур рәхмәт! Биредә төрле интеллектуаль уеннар сөюче яшьләр җыелган. 41 елдәвамында экраннарда күрсәтелүче «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион уенының бүгенге көндә дә шулай популяр булуы минем өчен бик шатлыклы күренеш. Синең карамагыңда нибары 1 минут вакыт, һәм син шул арада белеңне күрсәтеп өлгерергә тиеш! Адреналин! Шулай ук бу уен командада да эшләргә өйрәтә: чөнки син янәшәңдәгеләрнең фикерен тыңлый белергә, дөрес фактны дөрес түгеленнән аерырга тиешсең», - дип белдерде Форум кунагы.