«Сәләткә – 20!» проектының икенче чарасы - Интеллектуаль турнир кире кайтырга

Интеллектуальный турнир в размахом прошел в Доме «Сәләт»

Бүген, ягъни 7 декабрь, якшәмбе көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Сәләт»нең 20 еллык юбилеена багышланган икенче чара – Интеллектуаль турнир булып узды.

Интеллектуаль турнир «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены форматында алып барылды. Биредә барлыгы 28 команда: 14е мәктәп укучыларыныкы, 14е студентлар җыелма командалары катнашты. Турнирның географиясе дә шактый киң җәелгән: катнашучылар Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Азнакай районнарыннан һәм Әлмәт, Казан шәһәрләреннән җыелган иде.

Ачылу тантанасын, гадәттәгечә, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов башлап җибәрде. «Мин сезнең һәрбарчагызны да «Сәләт» йортында күрүемә чиксез шатмын! Монда республикабызның төп яшь акылы җыелган. Аралашыгыз, белем алыгыз, үсегез! «Сәләт» шуның өчен тудырылган, без сезгә терәк булырга, туры юл күрсәтергә һәрвакыт әзер!» - дип тәмамлады ул сүзен.

Уенның беренче һәм икенче турлары «Сәләт» йортының ике конференц-залында барды. Беренчесендә мәктәп укучылары булса, икенчесендә студентлар иде. Һәр ике турны да уңышлы үткән иң өлгер 4 команда, ярымфинал уенында – брейрингта – көч сынашты. Финалга исә бары ике команда - «50 оттенков Кировского» һәм «Шаристы» - чыкты. Шактый вакыт дәвамында катлаулы сорауларга җавап эзләгәннән соң гына «Шаристы» (студентлар командасы) җиңүгә иреште. Алар «Сәләт» кубогына ия булдылар.

«Сәләт» йорты бүген белемгә омтылучы яшьләр һәм балалар авазыннан гөрләп торды. Интеллектуаль турнир чын мәгънәсендә уңышлы узды. Оештыручыларга, катнашучыларга һәм килгән кунакларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!