«Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге ачык кире кайтырга

Международный центр образовательных технологий «Сәләт»: в новом пространстве

1 нче апрель, чәршәмбе көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәген рәсми ачу тантанасы гөрләп узды.

Әлеге үзәккә 2014 нче елда, махсус дәүләт программасы кысаларында, «Сәләт» Фонды һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан нигез салынган иде. Үзәкнең махсус офисын оештыру дәвамында республикабызның укытучылары һәм педагоглары, әйдаманнар һәм башка группалар белән дистанцион эшчәнлек алып барылды.

Ачылу тантанасына котлау сүзләрен җиткерергә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Рөстәм Гарифуллин; Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара эшчәнлек секторының төп киңәшчесе Данис Шакиров; «Сәләт» проектлары җитәкчесе һәм Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов; «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов; «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәгенең җитәкчесе Анна Фельдман һәм яшьләр оешмаларының лидерлары җыелган иде.

Ачылу тантанасының рәсми өлеше Үзәкнең беренче тренинг-семинары белән башланып китте. Биредә Казан шәһәренең мәктәп һәм гимназияләренең 55 укытучысы катнашты. Чараның төп максаты булып замана мөгаллименә формаль булмаган белем бирү серләренә төшендерү тора иде.

Тренинг-семинардан соң сүз мөхтәрәм кунакларга бирелде. «Сәләт» - 20 еллык тарихы булган, бүгенгесе көндә яшьләр эшләре өлкәсендә лидер-оешма. Яңа техологияләр, закончалыклар куллану буенча сез башкалардан бер адым алда барасыз. Хөрмәт итәбез сезне, рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны җиткерәбез!» - дип белдерде Рөстәм Марат улы Гарифуллин.

Аның фикере белән элеккеге сәлкеш Данис Шакиров та килешми булдыра алмады. «Сәләт»тә гомер буе сәлкеш булып йөрергә дә риза мин үзем! Әлеге үзәккә беренче укучы итеп мине язып куегыз!» - дип көлдерде ул.

Җәүдәт абый Сөләйманов тагын бер кат «Сәләт»нең төп принцибын – фәнгә, белемгә омтылуны искәртеп узды. «Әлеге үзәк нәкъ менә шушы принципка нигезләнеп төзелде дә инде. Аның тагын бер мөһим бурычы бар: «Сәләт»нең 50ләп проектын, 30 җәйге аланын ул бер көч итеп туплап, эшчәнлеген контрольдә тотарга тиеш», - дип белдерде ул.

Тимур Сөләйманов исә, үз чиратында, сәләтле балаларга гына түгел, алар белән эшләүче командаларга да игътибар бирергә кирәклеген искәртеп узды. «Сәләтле балалар белән эшләр өчен, безнең үзебезгә дә һәрьяклап үсәргә кирәк. Әлеге үзәк бер дигән мөгаллимнәр, әйдаманнар, проект җитәкчеләре әзерләр дип ышанып калабыз», - дип нәтиҗә ясады ул.

Сүз Үзәкнең «хуҗабикәсе» Анна Фельдманга бирелде. Ул инде бүгенгесе көндә ирешелгән уңышларны - «Сәләт-Биләр», «Агыйдел», «Болгар-Туган тел» форумнарын, «Әйдаманнар мәктәбен» санап үтте. «Бүген менә безнең үз диварларыбыз барлыкка килде. Димәк, үсәбез, алга барабыз. Ел эчендәге уңышларыбыз аз түгел, киләчәктә яулыйсы үрләр дә байтак әле», - дип белдерде ул.

Үзәкнең агымдагы елга планы инде күптән төзелгән. Ул шәхси үсеш, проект эшчәнлеге, эффектлы командалар оештыру һәм халыкара волонтерлык программалары өстендә эшлиячәк. Без исә үз чиратыбызда «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәгенә уңышлар телибез!