Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге үсеше кире кайтырга

Развитие международного молодежного сотрудничества
Сәләт йорты базасында чынга ашырылучы Яшьләр дипломатиясе академиясенең вәкилләре Баку шәһәрендә Рәсәй һәм Әзербәйҗан яшьләре хезмәттәшлеге буенча эшлекле очрашуда катнашты.
 
Сәяхәт кысаларында Академия әгъзалары Әзербәйҗан яшьләр фонды, «Россотрудничество» вәкиллеге, «ADA University» Дипломатик Академиясендә кунакта булдылар, Бакуда яшәүче ватандашларыбыз белән очраштылар. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар Дипломатик Академия белән яшьләрне алмашу, Әзербәйҗан территориясендә һәрдаим үткәрелеп торучы ЭКОСОС, БМО һәм «Альянс цивилизаций» программаларына кертелү хакында фикерләштеләр. Шулай ук Татарстанлылар 28-30-нчы август аралыгында үтәчәк Шейперларның Евразия очрашуына, быелның көзендә Казанда узачак Рәсәй-Әзербәйҗан яшьләре форумына чакырып калдылар. 

SHAPE EURASIA 2016 Халыкара очрашуы Бөтенрәсәй икътисад форумы эзләреннән, дөньяның 30 иленнән килгән 150 яшь лидер катнашында үтәчәк. Биредә төрле компанияләрнең яшь җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый һәм сәяси лидерлар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре тынычлык килешүе һәм интеграция призмасы аша Евразия континентының трансформациясе хакында сөйләшәчәкләр.

Очрашуның төп максаты төрле идеяләр тәкъдим итеп, дөньяда икътисади һәм социаль климатны сакларга тырышучы, киләчәгебезне кайгыртучы лидерлар берләшмәсе булдыру тора. SHAPE EURASIA 2016 мәйданчыкларында сан һәм цифрлар эпохасында шәһәр кешесе проблемалары, тотрыклы үсеш өчен экосистема булдыру, киләчәк һөнәрләре, зур күләмле мәгълүматлар анализлау өлкәсендә инновацияләр һәм диджитализация үсеше кебек сораулар яктыртылачак. Чара шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан хупланган.