«Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге 1 нче апрель көнне үз ишекләрен ачачак ← кире кайтырга

Бүген, ягъни 25 нче март көнне, «Сәләт» йортында, «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге офисын корпортив тәкъдим итү чарасы булып узды.
Әлеге үзәк 2014 нче елда, «2014-2020 нче елларда «Татарстан Республикасының дәүләт һәм башка телләрне өйрәнү һәм саклау» дәүләт программасы кысаларында, «Сәләт» Фонды һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан тоештырылган иде. 2015 нче елның мартында үзәкнең офисында ремонт эшләре төгәлләнде. Хәзер инде «лофт» стилендәге әлеге бина төрле лекцияләр тыңлау, чыгышлар ясау, мастер-класслар үткәрү өчен бик уңайлы.
«Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәгенең җитәкчесе Анна Фельдман: "Үзәкнең эшчәнлеге педагоглар, балалар эшләре белгечләре өчен уку-укыту һәм инновация мәйданчыгы булдырудан гыйбарәт. Шулай ук әлеге үзәк ярдәме белән неформаль белем бирү өлкәсендә төрле проектлар чынга ашыра алырбыз дип ышанабыз!"
Исегезгә төшерәбез, «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәген рәсми ачу тантанасы 1 апрельдә үтәчәк. Көндезге 12:00 педагоглар өчен семинар планлаштырылган, 16:00дә исә ачылу тантанасы булачак.