8 Март белән! кире кайтырга

С Международным женским днем!

«Сәләт» проектларының җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов котлавы:

«Сәләт» дөньясындагы барлык асыл затларга, аеруча, «Сәләт»тә эшләүче кызларга, апа-әниләргә, дәү әниләргә (һәрберегез күз алдында елмаеп торган кебек!) 8 Март уңаеннан чын йөрәктән чыккан котлауларымны юллыйм! Сез сәләтле кызларның иң матурлары, матур кызларның иң сәләтлеләре«Сәләт» дөньясының көчле, матур булуында, көннән-көн үсә, ныгый баруында сезнең өлешегез бәяләп бетергесез зур! Рәхмәт сезгә! Матур бәйрәмегез уңаеннан барлык «Сәләт» ир-егетләре исеменнән һәм шәхсән үземнән сезгә нык сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет, гаиләләрегездә тынычлык, яраткан эшегездә уңышлар телим! Без сезне яратабыз!»