Интигам Вагиф оглы Бабаев: «Уңышлар сезгә!» кире кайтырга

Бүген, ягъни 23-нче сентябрь көнне, Сәләт йортында Әзербәйҗан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Интигам Вагиф оглы Бабаев кунакта булды.

Сәләт Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов кунагыбыз өчен махсус экскурсия үткәрде, аны берләшмәбезнең принциплары белән таныштырды.  Интигам Вагиф оглы, үз чиратында, әлеге принциплар белән килешүен белдерде.

Сәләт - өч телле мохит. Безнең төөп бурычыбыз – Татарстан Республикасы өчен туган тел булып саналган татар теленә өйрәтү.  «Без катнашучыларыбыз өчен кызыклы мохит булдырабыз. Әлеге мохиттә татар телен белгәннәр катнаша ала. Бу үзенә күрә Сәләткә эләгү ачкычы да булып тора. Шулай ук яшьләрне сайлап алганда телебезне, мәдәниятебезне өйрәнергә теләкбелдергәннәргә өстенлек бирәбез», - дип җиткерде Тимур Сөләйманов. Тарихи тамырларыбызга булган хөрмәт Интигам Бабаевны битараф калдырмады: «Без дә Әзербәйҗан әзербәйҗан телендә сөйләшергә, милләте өчен янып яшәргә тиеш дип саныйбыз».

Берләшмәбезнең билгесен күреп кунагыбыз елмаюын яшермәде. Сигез таҗлы йолдыз әзербәйҗанлыларга да бик якын икән. «Бергә тоташучы 4 чиксезлек хакыйкатькә ирешүнең 4 юлы, 4 дөньякүләм динне символлаштыра. Без дини оешмадан саналмыйбыз, тик ИХО илләренең яшьләр форумында Рәсәйне тәкъдим итүебез юкка түгел. Эзотерика күзлегеннән караганда, 2 дүртпочмаклык ул - өй. Өйдә - галәм билгесе, димәк без галәм киңлекләрендә белем эстибез дигән сүз. Әйләнә - без саклап калырга тиешле мохит», - дип белдерде Тимур Җәүдәтович.

Сәләт берләшмәсе лидеры кунакны командабызның төп әгъзалары белән таныштырып чыкты. Алар да, үз чиратларында, төп проектлар хакында сөйләделәр, ни эшләгәннәре хакында бәян иттеләр. Сәләт йортының хуҗабикәсе Рәзинә Гайбадуллина Сәләт йортының китапханәсен күрсәтте, Фәнсар Мәктәбе проекты җитәкчесе Элина Степанова платформаны (portfolio-selet.ru) тәкъдим итте. Инициативалар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова Сәмрух ел премиясе хакында тәфсилләп сөйләде. HAVA Projects медиакомпаниясе продюсеры Алмаз Сәмигуллин «Представь» кыскаметражлы фильмы буенча трейлер күрсәтте. Сәләт КВН Лигасы җитәкчесе Әнвәр Оразов татар телендәге мультфильм күрсәтүне оештырды. Интигам Вагиф оглы кайбер татар сүзләренең мәгънәсен сорады, хәтта үзе дә татарча сөйләшеп карады. Гомумән алганда, кунагыбыз Сәләт эшчәнлегеннән бик кәнәгать калды, уңышлар теләде. Без сезне кабаттан Сәләт йорты киңлекләрендә көтеп калабыз, рәхим итегез!


IMG_8122.JPGIMG_8087.JPGIMG_8127.JPGIMG_8142.JPGIMG_8155.JPGIMG_8195.JPG