«Иске Казан 2015» – башка еллар белән чагыштыру урынсыз кире кайтырга

«Иске Казан 2015» – вне сравнения с другими годами

Бүген, ягъни 24-нче июль көнне, «Сәләт» йортында «Иске Казан» аланының чираттагы җыелышы булып узды.
Бүгенге җыелыш сменаның концепцияләрен әзерләү, программага төзәтмәләр кертүгә багышланган иде. Өлкән әйдаман Илһам абый Ибраһимов сүзләренә караганда быелгы «Иске Казан» аланы башка елныкыларыннан аерылып торачак. «Без туган ягыбыз тарихын, бабаларыбыз мәдәниятен бүгенге көн балаларына җиткерергә телибез. Шуңа да моны чынга ашырып булырдай эффектлы чаралар эзләү белән мәшгульбез. Сәлкешләр, «Иске Казан»га рәхим итегез, сменаны тарихи күзлектән бергәләп ачарбыз!», дип белдерде Илһам абый. «Бездә рәхәт, күңелле һәм Рәфис абый!!! » дип шаярттып та куйды ул.
Ә фестивальнең арт-директоры Таһир абый Насибулин быелгы сменадан ниндирәк кичке чаралар көтәргә дигән сорауга җавап бирде. «Барлык серләрне дә хәзер үк ачып бетермибез. Тик күңелле, файдалы һәм онытылмаслык булачагы гарантияләнә!» дип, вәгъдә бирде Таһир абый.
Сәлкешләр! «Иске Казан» аланына гариза тутырыр өчен түбәндәге сылтама буенча үтәргә кирәк: искеказан.рф/гариза. Рәхим итегез!