«Иске Казан җыены». Мәдәният юнәлеше ← кире кайтырга
«Иске Казан җыены» фестиваленең тагын бер өлкәсе булып мәдәният юнәлеше тора. Аның кысаларында, иртәгә Иске Казан музей-тыюлыгында «Ялкын» балалар журналы, «Шәһри Казан» газетасы журналистлары һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән интерактив лекция форматында очрашулар уздырылачак. Очрашуның темасы – «Массакүләм мәгълүмат чаралары: милләт тарихы, туган як». Ә язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла белән интерактив лекциянең темасы – «Рабит Батулла иҗат лабораториясе».
Иртәгә, 21-нче авугст көнне, Татарстан Республикасының Биектау районы Камай авылында урнашкан, Иске Казан музей-тыюлыгында милли бәйрәм – «Иске Казан җыены» фестивале үтәчәк. Барлык катнашырга теләүчеләр рәхим итегез.