«Иске Казан Җыены». «Үз кулларың белән» исемле юнәлеш кире кайтырга

«Иске Казан Җыены». Сделай сам

Казан җөе техникасына яки читек тегү өчен махсус эшләнмәләр тегәргә өйрәнәсең киләме? Бәлки үз кулларың белән агачтан кашыклар ясап карыйсың киләдер? Алайса «Үз кулларың белән» юнәлеше синең өчен! Иртәгә, 21-нче август көнне, Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә остаханәләр үткәреләчәк: укытучылар – читекче Илдар Шәйхетдинов һәм халык кәсебе буенча рәссам-мастер, дизайн кафедрасы доценты, Рәсәйнең Рәссамнар Союзы әгъзасы Владимир Колесьянкин.
«Иске Казан җыены» фестивале иртәгә, 13:00-дә башланачак.