«Иске Казан Җыены». Фән һәм IT юнәлешләре кире кайтырга

«Иске Казан Җыены». Направление Наука и IT

21-нче август көнне «Иске Казан Җыены» фестивале программасы

Быел «Иске Казан Җыены» Фестивальнең уку-укыту программасы көннең икенче яртысында, сессияләр, остаханәләр һәм юнәлешләр буенча очрашулар форматында үтәчәк.

Фән һәм IT юнәлешләре
- IT-сфера яңалыклары, фәнни эшчәнлек, робототехника, инновация эшләнмәләрен өйрәнү. Әлеге юнәлеш буенча үткәреләчәк чарага Татарстан Республикасының фән белгечләре, инновация проектлары җитәкчеләре, радиомеханика көллияте укытучылары, программалаштыру, электроника һәм робототехника белгечләре чакырылачак.
Эш форматы: интерактив лекцияләр, остаханәләр.

Мобиль кушымталар:
Спикер: Марсель Сидиков

Балалар әлеге юнәлешкә беренче адымнарын ясый һәм мобиль кушымталар буенча төп мәгълүматны туплый алачаклар. Биредә алар үз куллары белән мобиль җайланмалар өчен уеннар, кушымталар уйлап таба алачаклар.

SF-animation

Спикер: Артур Нәбиуллин
Биредә исә балалар анимация өлкәсендә беренче эшләрен булдыра алачаклар.

Электроника
Радиомеханика көллияте
Электрон җайланмалар ясарга өйрәнү остаханәсе.

Робототехника
Спикер: Булат Юсупов
Төрле эш-хәрәкәтләр башкаручы роботларны программалаштыру өлкәсендә остаханә.

Worldskills

III WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык милли чемпионатының финалистлары тәҗрибәләре белән бүлешәчәк.