«Иске Казан җыены» бер сулышта үтте кире кайтырга

«Иске Казан җыены» прошел на одном дыхании

19-нчы август көнне, Татарстан Республикасы Биектау районында урнашкан Иске Казан музей тыюлыгында «Иске Казан җыены» фестивале узды. Биредә 300-дән артык «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Имәнкәй»,  «Сәләт-Иске Казан» сәлкешләре, укытучылар, оештыру комитеты әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Җыен елдагыча рәсми ачылу тантанасыннан башаланып китте. «Биредә ел саен шушы күркәм туган тел, туган як һәм халкыбыз һөнәрләре бәйрәменә җыела алуыбыз үзе зур шатлык. Ачык чырай, якты йөз белән каршы алган Биектау районы администрациясенә рәхмәт! Сәлкешләр! Биредә алган белемнәрегезне, откан һөнәрләрегезне киләчәктә дә кулланыгыз, халкыбыз ядкәрләрен онытмагыз!» – дип белдерде тантанада Сәләт Попечительләр комитеты әгъзасы Җәлил Сөләйманов.

Аннары фестиваль остаханәләр белән дәвам итте. КВН, татар әдәбияте, ораторлык осталыгы, рәсем сәнгате, кулдан эшләнмәләр ясау кебек юнәлешләр буенча остазларыбыз   дәрес бирде.

Фестиваль кысаларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй да узды. Теләүчеләр чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, аркан тартышу, катыктан тәңкә эзләү кебек уеннарда үзен сынап карады. Фестивальнең бар территориясенә халкыбыз моңнары, бию көйләре агылды.

Җыенга нокта булып зур концерт торды. Биредә өч алан да КВН чыгышларын күрсәттеләр, концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

Рәдиф Гаташ, шагыйрь, Сәләт остазы:

-         Бу изге туфракта, Иске Казан җирлегендә Сәләтлеләр – милләтебезнең киләчәге белән бергә булу минем өчен зур шатлык. Шигъри күңелемдә сезнең белән очрашу горурлык, илһам һәм өмет хисләре тудырды. Сез, бөек Тукаебыз шигырендәгечә, халкыбызның йөзек кашлары! Бирегә җыелуыбызның төп миссиясен хәтерегездән чыгармагыз: халкыбыз истәлекләрен, гореф-гадәтләрен бергәләшеп саклыйк!

Булат Гайнетдинов, «Сәләт-Шәхес 2017» аланы әйдаманы:

-         Мин Сәләттә инде күптәннән. Быел «Сәләт-Яр Чаллы» аланында үземне беренче тапкыр директор ролендә сынап карадым, «Сәләт-Шәхес»кә дә әйдаман булып килеп кызу җәемә нокта куясым килде. Һәр алан да бирегә КВН чыгышлары әзерләп килде. Балалар белән бергә без дә ныклап әзерләндек. Шәхсән үзем дә КВН белән күптәннән мавыгам, алар Сәләт белән икесе тормышымның аерылгысыз элементлары. Күңелле Җыен өчен рәхмәт!

Хәйбуллова Гүзәл, «Сәләт-Иске Казан» сәлкеше, Самара:

-         Мин Сәләттә 2014-нче елдан бирле. Беренче тапкыр «Болгар-Туган тел» аланында ял иткән идем. «Сәләт-Иске Казан» да, әлеге алан  кебек үк, беренче чиратта, халкыбыз җәүһәрләрен саклап калуга юнәлдерелгән. Өстәмә юнәлеш булып эшче һөнәрләрне өйрәнү дә тора, минем игътибарны әлеге алан шунысы белән җәлеп итте. Сәләткә җәй саен киләм, җәй саен кабатланмас хис-кичерешләр! Биредә бик кызык! Рәхмәт!