IT BILER FORUM-да кунакта – Татарстан Президенты! кире кайтырга

На IT BILER FORUM в гостях – Президент Татарстана!

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IT BILER FORUM-да кунакта булды.

Башта ул форум җирлеге белән танышты. Аңа форумның 6 сменасы концепциясе һәм IT BILER FORUM программасы тәкъдим ителде. Президент шулай ук SeletStore киемнәр һәм аксессуарлар кибете эшчәнлеге белән танышты, «Sanak-lab» лабораториясендә робохакатон ясау процессын карады, ел дәвамында эшләүче IT-лаборатория белән Фәннәр академиясе бергәләп төзегән «Русча-татарча машина тәрҗемәче» программа продукты тәкъдим ителде. Рөстәм Нургали улы «Безнең фикер» дебатлар лигасы уенын тамаша кылды, эко-чатырда булды, җәмәгать бакчасында үскән редистан авыз итте, хәтта үзе дә үсемлек чәчте.

Форум инфраструктурасы белән танышкач, Президент Сәләт радиосына керде. Анда ул бала чактагы кызыксынулары турында сөйләде һәм Сәләткә тагын бер алан – техник юнәлештәге алан кирәклеген билгеләп үтте.

Бу вакытта төп сәхнәдә SeletFest башланып киткән иде. Балалар җырчы Илгиз Шәйхразиевка кушылып җырлады да, биеде дә. Соңрак сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та күтәрелде.

–       Ел саен монда киләбез, сокланабыз. Шартлар елдан-ел яхшыра, сменалар күбәя. Төрле һөнәрләрне өйрәнү мөмкинлекләре арта. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга насыйп булсын. Безнең милләт көчле булырга тиеш! Безгә дөньяда бара торган үзгәрешләрдән алда барырга кирәк. Менә сезнең кебек егетләр һәм кызлар шул эшне башкарырга тиеш, ә без сезгә һәрвакыт шартлар тудырырбыз. Барыгызга да уңышлар! Һәм рәхмәт сезгә! – дип мөрәҗәгать итте ул.