IT BILER FORUM – киләчәккә бер адым ул! кире кайтырга

IT BILER FORUM - это еще один шаг на будущее!

16-нчы июль көнне IT BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы булды.

Биләр җирлегенә Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та килгән иде. «Сәлам, Биләр! Сәлам, Сәләт! Хәзер бу сәхнәдә басып торам һәм сездән ак көнләшү белән көнләшәм. Сезне форумның ачылуы белән ихластан тәбрик итәм. Бу – тормышыгызда яңа этапның башлануы да. Лагерьга киткәндә сез бер төрле булсагыз, бөтенләй башка төрле булып кайтачаксыз. Мөмкин кадәр күбрәк яхшы хисләр алуыгызны, яңа дуслар табуыгызны телим. Аннары сез алар белән тормыш юлыннан бергәләп барачаксыз. Һәм бу иң кыйммәтлесе дә! Сез – бик бәхетле балалар, чөнки сез Сәләт дигән зур гаиләнең әгъзалары! Сез безнең киләчәгебез, шуңа күрә сезгә бик зур өметләр баглыйбыз. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез!» – дип сәламләде ул форум катнашучыларын.

Шулай ук Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөгыйнов та килгән иде. «IT BILER FORUM-да катнашуыгыз өчен барыгызга да – сәлкешләргә дә, оештыручыларга да зур рәхмәт!» – дип сөйләде ул.

IT BILER FORUM – мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштерә торган форум. Әлеге смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профиль остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган. Дискуссион мәйданчыкта мәртәбәле экспертлар Форум катнашучыларына 4-нче индустриаль инкыйлабның мавыктыргыч дөньясына чумарга тәкъдим итәчәк.