IT: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект кире кайтырга

IT: информация, инновации, интеллект
25-30-нчы июль Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы узачак.

Форумның икенче сменасы мәгълүмати технологияләргә багышланган – «ИТ базалы комплект буларак». Икенче смена кысаларында 3 төп лаборатория эшлиячәк:

1.     Инфо-лаб – эффектлы эзләү һәм мәгълүмат эшкәртү өчен актуаль инструментларга багышланган;

2.     Инно-лаб – инновацион продуктларны чынга ашыра;

3.     Интел-лаб – ясалма интеллектны алга җибәрүгә корылган.

Икенче смена кысаларында уку-укыту мәйданчыклары да булачак.  Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында. Тематикалары төрле: робототехника, төрле технологияләр, зур белешмәләр, онлайн-укыту.

Сәләт берләшмәсе ветераннарының II Эшлекле форумы, Форумның медиа-үзәге, аның кысаларындагы «Сәләт  TV» телевидениесы, «Сәләт  FM» радиосы да үз эшчәнлеген дәвам итә.

Әгәр дә сез Сәләт хәрәкәте катнашучысы яки Форумның 2-нче сменасы эшчәнлегендә (Сәләт сменаларыннан тыш) катнашасыгыз килә икән, катнашу кагыйдәләре белән алдан танышып чыгып, мәҗбүри рәвештә ГАРИЗА калдыруыгыз сорала.