«Әнвәр Хәйри укулары»ның нәтиҗәләре ← кире кайтырга
12-13 нче декабрьдә Биләр каласының «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» узды.
Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә укучылар түбәндәге темалар буенча чыгыш ясадылар:
- «Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк». Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр),
- «Әнвәр Хәйри мирасы»,
- «Мин яратам сине, туган җирем» (мисал өчен, мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.),
- «Гаиләм тарихы» (мисал өчен, нәсел шәҗәрәсе, гаилә белән бәйле булган истәлекләр),
- Әнвәр Хәйринең «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар.
Конференциядә җиңүчеләр исемлеге:
1 нче урын – Ләйсән Гимадиева (Алексеевск районы), Айсылу Насибуллина (Нурлат районы)
2 нче урын – Альбина Хәбибуллина (Казан шәһәре), Рүзия Галәветдинова (Яңа Чишмә районы)
3 нче урын – Илназар Һадиев (Саба районы), Вилдан Агмалов (Балык Бистәсе районы), Дарья Полякова (Спас районы)
Махсус бүләк ияләре – Хәлитова Мәдинә (Лаеш районы), Минһаҗева Айзилә (Казан).