«СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ ИҖАДИ СМЕНАСЫ – ARTS BILER FORUM ТӘМАМ кире кайтырга

Итоги творческой смены форума «Сәләт» ARTS BILER FORUM

X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади сменасы – ARTS BILER FORUM тәмамланды. Йомгаклау концертында иҗади лабораторияләрнең эш нәтиҗәләре күрсәтелде. Биләр җирлегендә өч көн дәвамында форум катнашучылары һәм аларның остазлары чыгышлар әзерләгән иде. Концерт «SeletLive» студиясенең махсус чыгарылышында да Сәләтнең рәсми аккаунтларында турыдан-туры эфирда трансляцияләнде.

ARTS BILER FORUM-да театр, музыка һәм бию юнәлешләре буенча иҗади лабораторияләр үз эшчәнлеген алып барды. Команда әгъзаларын кураторлар кастинг нәтиҗәләре буенча сайлап алды. Лабораторияләрдә барлыгы 139 кеше катнашты.

Надежда Аполлонова командасы чыгышының нигезендә татар халкының «Каз өмәсе» йоласы урын алган иде. Хореограф Анна Щеклеина төркеме белән татар мәдәниятендәге хатын-кыз образын күрсәтте. Нурбәк Батулла исә бию һәм көрәш сәнгатен берләштергән үзенчәлекле «Угъланнар» перформансын тәкъдим итте:

«Иҗади лаборатория химия лабораториясеннән аерылмый да диярлек. Бу да үзенә күрә бер тәҗрибә. Эш барышында ахырда нәрсә килеп чыгачагын үзебез дә белеп бетермибез. Химик элементлар урынына монда башка матдәләр бергә кушыла, мәсәлән, көрәш һәм бию алымнары. Аннан баланың индивидуаль фикер-карашларын һәм үз стилен дә өстисең. Әнә шулай яңа иҗат җимеше туа. Быелгы форумның масштаблары мине таң калдыра», - дип сөйләде Нурбәк Батулла.

Театр юнәлешендә режиссер Булат Минкин «Сез ишетмәгән татар әкиятләре» әсәрен сәхнәләштерде. Регина Саттарова командасы «Ике минут» монологларын әзерләде. Анда һәр катнашучы ике минут дәвамында үз фикерләре, дөньяга карашлары белән уртаклаша алды. Динара Сәйфетдинова лабораториясе исә «Сәмрух кошы риваяте» перформансын күрсәтте.

Музыка юнәлешендә пианист, композитор Миләүшә Хәйруллина 2 өлештән торган иҗади номер әзерләде. Беренчесе – Миләүшә Хәйруллина һәм аның иҗади лабораториясе командасында катнашучы Алсу Салихова тарафыннан язылган җыр. Икенче композиция шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның «Бар да үзгә» шигыренә нигезләнеп иҗат ителгән иде. Музыкант Сергей Костюжов «Сәләт» маршына яңа сулыш өрде. Композитор Марат Татурас командасы исә «Ишек алды куш каен», «Ай, Жаный», «Ай, дубыр-дубая», «Эй, татарлар» җырларын яңа форматта башкарды.

«Без заман, җир, чор, милләтләрне берләштерә торган чыгыш әзерләдек. Бик борынгы чорлардан сәяхәт итәргә, вакыт аша узарга һәм табигать шавын, бу җиргә, бу төбәккә хас яңгырашны саклап, алга барырга теләдек. Туган җирең турында сөйләмичә дә, җырлар аша аңа хас моңны, хис-кичерешләрне башкаларга да аңлатырга була. Шулай, Сәләтнең җыелма оркестры барлыкка килде», – дип билгеләп үтте иҗади лаборатория җитәкчесе Марат Татурас.

Форумның төп максаты – яшь иҗатчыларга киләчәктә үсеш өчен кирәк булачак практик белемнәрне инде бүгеннән үк бирү. Лабораторияләр белән беррәттән, смена дәвамында иҗат индустриясенең, театр һәм иҗади берләшмәләрнең танылган вәкилләре белән кызыклы остаханәләр эшләде.

60тан артык спикер балаларны диджеинг, вокал, хип-хоп, фламенко, балет һ.б. юнәлешләр белән якыннанрак таныштырды. Слава Полунин академиясе шәкерте, профессиональ клоун Руслан Риманас, мәсәлән, «Чаплиннан башлап Джокерга кадәр. Кем ул клоун?» дигән темага дәрес үткәрде.

«Мастер-класста күп игътибар пластикага бирелде. Балалар үзләрен иркен тотарга, тирә-яктагыларга карамыйча биергә, җырларга, гомумән, күңел кушканны эшләргә, елмаерга һәм шатлык тудырырга өйрәнде, – ди Руслан Риманас. – Максатым – балаларны клоунада тарихы һәм теориясе белән таныштыру, практик күнегүләр эшләтеп карау иде. Килеп чыккандыр дип өметләнәм. Катнашучылар шундый ачык, һәрвакыт экспериментларга әзер. Бу – бик шәп, минемчә!»

Шулай ук форумда актер Сергей Друзьяк белән иҗади очрашу узды. Смена кунагы үзенең һөнәри юлы, кино һәм театрдагы беренче рольләре турында сөйләде, шигырьләр укыды, җырлады. Балаларның Сергейга үзләре ясаган рәсемнәрен бүләк итүе очрашуның иң күңелле мизгеле булып истә калачак. Друзьяк катнашучыларның иҗат җимешләрен Ялтада, әбисенең йортында саклаячагын әйтте. Форумда катнашу актерда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган:

«Сәләт» ул – яңа дус! Кызганыч, әлеге берләшмә турында күптән түгел генә белдем. Дуслыгыбыз алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм! Форумда шулкадәр күңелле булыр дип уйламаган да идем. Үзем өчен күп яңалык ачтым, балалардан хатлар, бүләкләр килде», – ди актер.

Сменаны оештыручылар форумда дустанә мохит булдыру, үз эшләренең чын осталары белән аралашу мөмкинлеге тудыру – төп максат икәнлеген билгеләп үтә.

«Форумдагы аланнар бер-берсе белән ярышмый. Араларында көндәшлек хисе юк. Монда һәр чатырдан илһам, иҗат саркый. Кайдандыр гитара тавышы килә, икенче якта кемдер думбра чиртә, өченче чатырда бииләр йә җырлыйлар. Барыбыз да иҗат телендә аралашабыз. Монда чикләр юк», – ди сменаның арт-директоры Ислам Валеев. – Бу мохит белән үзем дә илһамландым. Монда килгәч, җырчы Хәким белән бер сәгать эчендә яңа җыр яздык. Форум яшьләргә үзләрен күрсәтү, кызыксынулары туры килгән яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә».

Форумда «SeletLive» студиясе эшләде. Кыр шартларында гамәлгә ашырыла торган проект тамашачыларны көн саен форум территориясендәге яңалыклар белән таныштыра, кызыклы интервью һәм репортажлар бүләк итә. Барысы 6 чыгарылыш дөнья күрде.

«Форумда шулкадәр креатив кешеләр катнаша! Бөтен җирдә иҗат белән янып йөрүчеләр. Безнең бурычыбыз – «SeletLive» эфирлары аша алар турында сөйләү, сәләтлеләрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә таныту», – ди проектның администраторы, «Сәләт» Клублары Президенты Тимерхан Шәйхетдинов.

Форумның өченче сменасы 4 июльдә башланачак. SELET BILER FORUM – ул Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы, 1994 нче елдан башлап, төрле елларда Сәләт эшчәнлегендә катнашучыларның җыелу урыны. Смена soft skills өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган, һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана. Форумда Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.