«Әйдаманнар ярышы» тәмам! кире кайтырга

Итоги «Әйдаманнар ярышы»

14 – 16 нчы ноябрь көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әйдаманнар ярышы» үтте.

Чарада катнашу өчен быел 100 дән артык гариза килде. «Фәнсар»га исә сайлап алу турын үткән 50 әйдаман юл тотты. Абый һәм апалар ике номинациядә: «Беренче лига» һәм «Премьер-лига»да ярышты. 4 көн эчендә 20 дән артык конкурс: әйдаманнар иҗат, интеллект һәм педагогика өлкәсендә осталыкларын сынадылар.

Шулай ук катнашучылар Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов белән дә очрашты.