«Изге Чишмә» – форумнарның аерылгысыз өлеше кире кайтырга

«Изге Чишмә» – неотъемлемая часть форумов
Сәләт Форумнарын оештыруда «Изге Чишмә» аланы волонтерлары да булыша. Аларны ничек сайлап алалар, алар нинди эш башкара һәм нинди шартларда яши – бу хакта «Изге Чишмә» аланы җитәкчесе Венера Кәримуллинадан сораштык.

– Венера, «Изге Чишмә» аланы турында гомуми аңлатма бир әле. Бу алан нәрсә белән шөгыльләнә?

– «Изге Чишмә» аланының чишмә башында студентлар аланы ясау нияте торган иде. Әлеге аланга эләгүче кешеләр сәлкеш дип түгел, сәлдент дип атала. Сәлдентлар форум оештыруда волонтер вазифасын үтиләр. Төрле командаларга – әйтик, медиа, спорт, концерт программасы, чисталык өчен җавап бирүче командага – бүленеп, аларга ярдәм итәләр. Безне яшел футболкаларыбыз буенча таный аласыз.

– Бу аланга ничә яшьтән башлап аласыз?

– Идеаль очрак – 18 яшьтән. Ләкин 9-нчы сыйныфтан китеп, көллиятләрдә укучы студентлар да бар бит. Аларга 16 яшь, ләкин алар форумнарда катнашырга тели. Әгәр булдыра алалар дип саныйбыз икән, без андыйларны да алабыз. Элекке елларда 16 яшьлекләр дә үзләрен бик яхшы яктан күрсәтте. Бүгенгә 1 һәм 2-нче форумнарга волонтерлар тупланды инде, хәзер 3-6-нчы форумнарга сәлдентлар эзлибез. Гаризаны selet.biz сайтында тутырырга мөмкин.

– «Изге Чишмә» нинди шартларда яши?

– Форумнарда, гомумән, шартлар бик яхшы. Ә «Изге Чишмә» аланы оештыручылар белән бер якта яши, шартлары бик әйбәт.

– Сәлдентлар булышып эшләп кенә йөриме, әллә күңел ачу һәм спорт чараларында катнашырга да вакытлары каламы?

– Тырышкан кеше барысына да өлгерә ул. Иң мөһиме – теләк. Сәлдентлар да төрле спорт чараларында, иҗади концертларда һәм башка чараларда катнашырга вакыт таба.