Әдип Әлмир кубогына IX шахмат турнирының абсолют җиңүчеләре билгеле! ← кире кайтырга
Әлеге турнир яшьләр арасында шахмат казанышларын пропагандалый, шахмат уйнауны гадәткә кертә, шахмат уеннарына, шахмат турнирларына җәлеп итә, актив һәм сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклый, туплый.
Быел барлыгы 6 турнир узды, 4 онлайн турнир һәм 2 офлайн турнир. Ярышлар «Швейцария системасы» буенча үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча 3 категориядә җиүчеләр билгеләнде.
Менә алар - Әдип Әлмир кубогына IX шахмат турниры җиңүчеләре:
Сәләт «Асылташ» мәктәбе укучылары арасында:
1 урын - Якубова Әнисә
2 урын - Кәримов Әмир
3 урын - Вафин Нурихан
һәвәскәр уенчылар арасында:
1 урын - Шигапов Рифат
2 урын - Марданов Раил
3 урын - Мөхәмәтгалиев Самир
Разряды булган уенчылар арасында:
1 урын - Хусниев Дамир
2 урын - Сатдаров Мурат
3 урын - Тимеров Ислам
Барлык призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зуррак җиңүләр телибез!