Олимпиада җиңүчеләре билгеле! кире кайтырга

Известны победители олимпиады!

8 нче ноябрьдә Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас Югары мәктәбендә «Тарихи хәтер мәйданында Россия һәм төрки-татар дөньясы» дип аталган олимпиаданың төп этабы узды. Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм «Сәләт» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Олимпиадада Татарстан районнарыннан гына түгел, чит өлкәләрдән дә мәктәп укучылары катнашты.
        Җиңүчеләр инде билгеле. Беренче урынга Иннополис лицеенда белем алучы Сәет Сруров, икенче урынга Питрәч районы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Исламия Сафина лаек дип табылды. Өченче урынны исә Аксубай раойнының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Аделя Канафина һәм Казанның 13 нче мәктәбендә белем алучы Динара Хәбибуллина бүлеште. Җиңүчеләр Татарстан һәм татарлар тарихына багышланган китаплар, I, II, III дәрәҗәдәге диплом һәм медальләр белән бүләкләнде. Олимпиадада катнашкан һәр укучыга сертификат тапшырдылар.
         Чара кысаларында яшьләр КФУның этнография музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Шулай ук олимпиадада катнашучылар Халыкара мөнәсәбәтләр институтындагы белем бирү юнәлешләре һәм чит илдәге стажировка программалары белән танышты.