7-нче июль: «Сәләт» форумын башлыйбыз! ← кире кайтырга
![7 июля: мы начинаем!](/upload/resize_cache/iblock/eae/352_255_275511db9cefbc414a902a46f1b8fae16/GUM-8651.jpg)
Быел беренчеләрдән булып бирегә "Изге чишмә" волонтерлар аланы аяк басты. Аның директоры Эмиль абый Шәйдуллин әйтүенчә, салкын яңгырлар да чын дуслыкка комачаулый алмый. "Без килгән көнне 3 сәгатьтән артык бик көчле яңгыр яуды. Барыбыз бергә кунак чатырында төнне үткәрергә мәҗбүр булдык. Бер төн эчендә дуслашып, дус-тату гаиләгә әйләнеп беттек. Бүген инде аланыбыз тулы составта: барлыгы 70 волонтер җыелдык. Форум барышында һәммәгезгә дә ярдәм итәргә әзербез!" - дип белдерде Эмиль абый.
Шулай ук Форум башланырга бер көн алдан "Сәләт-Кандракүл" аланы да килеп җитте. "Сәләт-Кандракүл" - Татарстаннан читтә, Башкортостан Республикасында, Кандракүл буенда урнашкан. Шуңа хәлләрегез ничек дип сорауга "Ә без Кандракүлдә су коендык!" дип мактандылар.
Ә бүген иртән иң беренчеләрдән булып Биләр җиренә "Сәләт-Саба" аланы аяк басты. Быел алар тагын да артканнар: алан барлыгы 70 баланы үзенә җыйган. Аларның хәлләрен белешергә барганда, бер төркем Саба кызларына юлыктык. "Безнең бар да яхшы, биредә бик күңелле, барлык беренче урыннарны яуларга килдек!" - дип белдерде алар. Уңышлар телибез сезгә!
Барлык аланнар да җыелып беткәч сәламләү башланып китте. Бер-береңне сәламләү "Сәләт"-Биләр фестиваленнән үк килә. Сагыну хисләре, дуслык кадере - барысы да монда! Биредә һәр алан үзен үзенчәлеклерәк итеп күрсәтергә тырышты.
Кичке чара вакытында исә, иң беренче эш итеп, Форумның быелгы оештыру комитеты җитәкчеләре белән таныштырып үтелде. Менә алар:
- Форумның директоры - Җәүдәт абый Сөләйманов
- Форумның башкарма директоры - Тимур абый Сөләйманов
- Программа директоры - Гүзәл апа Усманова
- Уку-укыту программасы җитәкчесе - Анна апа Фельман
- Арт-директор - Ислам абый Вәлиев
- Спорт программасы җитәкчесе - Нияз абый Мортазин
- Медиа җитәкчесе - Гөлшат апа Гыймадиева
- Техник директор - Роман абый Насыйбуллин
- Тәэмин итү юнәлеше җитәкчесе - Динар абый Барыев
- IT-ярдәм күрсәтү җитәкчесе - Ринат абый Сафин
- Торак өчен җаваплы - Руслан абый Шәмсетдинов
- Азык-төлек белән тәэмин итү өчен җаваплы - Алия апа Гарипова
- "Бәләкәч" махсус проекты җитәкчесе - Алсу апа Салаватова
- "Әдәби тәнәфес" махсус проекты җитәкчесе - Лилия апа Сираҗетдинова.
“Сәләт”ебезгә нигез салучы Җәүдәт абый Сөләйманов та сәлкешләрне сәламләде: “Биредә кабаттан сезне күрүемә чиксез шатмын! Хуш килдегез! Дуслашыгыз, белем туплагыз, ял итегез!”.
Кичке чара әйдаманнар концерты белән дәвам итте. Абый-апалар безгә һәр эштә, һәр өлкәдә үрнәк. Концерт та бик күңелле һәм кызыклы үтте.
Иртәгә исә Форумыбызга мөхтәрәм кунагыбыз Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның килүе көтелә.