Күңелле һәм файдалы каникуллар - «Фәнсар»да! кире кайтырга

Каникулы с пользой! Как прошла весенняя сессия школы «Фәнсар»
Рэп һәм узган гасыр шигърияте арасында элемтә бармы? Математика һәм бию бер-берсенә ничек бәйле?

24-30 мартта каникулларын Биләрдә үткәргән укучылар бу сорауларга җавапны төгәл белә. Чөнки монда «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе узды!

8-11 сыйныфларда укучы 75 бала катнашты. Өлкән сыйныф укучыларын бергә җыю - юкка түгел. Чөнки алда имтиханнар көтә. Шуңа вакытны мөмкин кадәр файдалы үткәрергә кирәк. Шул исәптән каникулларны да! 

Уку елы дәвамында сынауларга әзерлек, киеренкелек һәм курку дәрескә булган кызыксынуны киметергә мөмкин. Әмма чыгу юлы бар! Һәм ул - «Фәнсар»да!

Математика, физика, информатика, җәмгыять белеме, биология, әдәбият һәм инглиз теленнән кызыклы дәресләр. Авыр темаларны уен һәм экпериментлар ярдәмендә аңлату, аралашу һәм дустанә мохит - күпчелек укучылар өчен катлаулы һәм күңелсез тоелган фәннәр монда яңа сулыш ала. 

Әлбәттә, уку-укыту процессын югары дәрәҗәдә алып баруда абый һәм апаларның өлеше зур. «Һәр дәрес - ул уникаль процесс. Мин балаларны өйрәтәм, шул ук вакытта алар да мине өйрәтә. Биргән сораулары, фикер киңлекләре шаккаттыра» ди математика укытучысы Алсу апа Гатауллина.

Мәдәни-күңел ачу программасына да зур игътибар бирелә. Төрле кичке чаралар, күңелле квестлар, остаханәләр - укучылар монда имтихан өчен генә түгел, гомумән, тормыш өчен дә кирәкле белемнәр ала.