Казанда ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр челтәре Генераль Ассамблеясе узды кире кайтырга

Генеральная Ассамблея сети молодых предпринимателей стран ОИС

         13-нче июнь көнне, Корстон кунакханәсендә яшь эшмәкәрләрнең  беренче Казан форумы кысаларында бер үк вакытта ике әһәмиятле вакыйга булып узды: ИХО яшьләр форумының Советы утырышы (ICYEN) һәм ИХО илләренең  яшь эшмәкәрләр челтәренең Генераль Ассамблеясе. Әлеге эшчәнлектә Рәсәй, Бахрейн, Пакистан, Төркия, Иордания, Индонезия кебек илләрдән яшь эшмәкәрләр катнашты. Исегезгә төшерәбез, үткән елны Стамбулда ИХО яшьләр форумының икенче Генераль Ассамблея вакытында форумның рәисе итеп бертавыштан Эльшад Искәндәров сайланган иде.

         Очрашу кысаларында оешманың эшчәнлеге, перспетивалы проектлар һәм киләчәктә бергә эшчәнлек хакында фикер алыштылар.  2015-нче елда төп игътибар IT-технологияләр сферасына юнәлдерелде.

         Очрашудан соң яшь эшмәкәрләр үзләренең бизнес-проектларын төзеп бетерделәр һәм 15-нче июнь көнне үтәчәк «Kazansammit»та тәкъдим итәргә әзерләнделәр.

         Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеген оештыру буенча яшьләр форумы (ICYF-DC) һәм «Сәләт» фонды тора.