IT STARTUP EXPO йомгаклау инвестиция сессиясе кире кайтырга

Итоговая Инвестиционная сессия IT STARTUP EXPO

IX  Халыкара «Рәсәй – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» икътисади саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең III Казан яшь эшмәкәрләр форумы катнашучылары белән очрашты. Рөстәм Нургали улы форумның әһәмиятен кат-кат искәртеп узды, катнашучыларның проектларына югары бәя бирде һәм уңышлар теләп калды.

11 иң әйбәт дип табылган стартап-проектлар белән Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең Яшьләр форумы Президенты Эльшад Искәндәров һәм башка чит ил инвесторлары да танышты.

Тунис, Нигерия, Пакистан, Әфганстан, Палестина һәм Рәсәйдән булган проект авторлары үз хезмәтләрендә онлайн-укыту, югары технологияләр медицинасы, халыкны транспорт белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрне яктыртканнар.

Катнашучылар проектлары белән таныштырганнан соң инвесторлар аларны сорауларга күмделәр. Бу хезмәттәшлекне дәвам итү өчен кирәк иде.

Форумның төп иганәчесе булып торган «Ак Барс» банкның төп бүләген Рәсәй проекты «NOXA DATA LAB» отты. Әлеге хезмәт авторына 5 мең доллар күләмендә акчалата приз тапшырылды.

Былтыргы кебек үк, барлык катнашучылар да бизнес үсеше өчен төп алшартлар белән таныштылар, яңа мөмкинлекләр ачтылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!