III Казан яшь эшмәкәрләр форумының катнашучыллары кире кайтырга

Участники III Казанского форума молодых предпринимателей стран ОИС

Инде дүшәмбе, 15-нче май көнне, Татарстан башкаласында Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең III Казан яшь эшмәкәрләр форумы үз эшчәнлеген башлаячак.

Форумны Ислам хезмәттәшлеген оештыручы Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хакимияте үткәрә. Чараның операторы – «Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «IТ-парк», Oxademy бизнес-мәктәбе ярдәме белән Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды.

Чарада дөньяның Ислам хезмәттәшлеген оештыручы 52 илдән килгән (Әфганстан, Иордания, Марокко, Нигерия, Пакистан, Рәсәй, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Иран, Малайзия, Индонезия, Төркия, Тунис, Йемен, Палестина, Ливан һ.б.) 18-35 яшь аралыгындагы 400 яшь эшмәкәр катнаша. Алар мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге үзләренең стартап проектларын үстерү белән кызыксына.

Мисалга, «Cure» проекты (Тунис) глобаль проблемаларны хәл итүгә алынган. Әлеге проект физик җитешсезлекләре булган кешеләр өчен миоэлектрик протезлы аяк-куллар җитештереп кенә калмый, аларны кулай бәядән ихтыяҗы булган кешегә тәкъдим дә итә.

«Recyclo» проекты (Ливан) да җәмгыять өчен мөһим эшләр белән шөгыльләнә. Ул чүп-чар һәм калдык-постыкларны эшкәртү юлларын күрсәтә, икенчел чималны чит илләрдә дә эшкәртү юлларын өйрәнә, бәяләрнең үзгәрүе белән идарә итә.

«Delat» (Рәсәй) – уенчыклар, прототиплар җитештерүче 3D-принтер. Ул тагын коткару җайланмалары, медицина һәм биотехнология кирәк-яраклары да уйлап чыгара.

«Smart Brain Communicator» (Пакистан) бәхетсезлек очрагында калган миллионлаган кешеләр өчен аралашу системасын булдыра. Проект авторлары, мисалга, инсульттан соң пациенттан кире элемтә дә кирәк дип саный. Мондый аралашу терелү процессын тагын да тизләтәчәк ди алар.

Катнашучылар белән системалы эш алып барыла. Ике ай дәвамында 400 эшмәкәр онлайн рәвештә белем алдылар.  Дәресләрне мөгаллимнәр стартап-платформа нигезендә бирде. Дәрес алучылар арасыннан иң-иңнәре форумда катнашу өчен сайлап алынды.

Рәсәй, Бөекбритания, Малайзия, Индонезия, Төркия, Пакистан илләреннән булган бизнес-тренерлар да әлеге эшчәнлектә катнашты, төрле лекцияләр белән чыгыш ясадылар.

Моиз Али:

- ИХО илләрнең Казан яшьләр форумы – яшь эшмәкәрләргә, киләчәкнең уңышлы лидерларына кирәкле чара. Форум барышында спикерлардан алынган мәгълүматны үзем өчен файдалы дип таптым. Уку-укыту программасы, мәдәни кичәләр, экскурсияләр – бик кызыклы булды. Төрле илләрдән килгән кешеләр белән аралашу да яңа офыклар ача. Оештыручылар командасы, атташе хезмәтенең һөнәри осталыгына таң калдым. Алар бик зур эш башкара. Чарага чакыручы хат алганнан бирле Казан аэропортына баручы автобуска утырганга кадәр, һәрдаим аларның ярдәмен тоеп тордык. Барысы да бик шәп узды. Быел да түземсезлек белән форумның башлануын көтәм!