«Сәләт-Биләр» форумының «Бәләкәч» балалар бакчасы ← кире кайтырга
9-12-нче июль көннәрендә бары «Сәләт-Биләр» форумы кысаларында гына «Бәләкәч» балалар бакчасы эшлиячәк.
Әлеге проект 2012-нче елда, I Халыкара яшьләр уку-укыту форумы вакытында, Биләр шәһәрендә старт алган иде.
Проектның төп максаты – Форум кысаларында «Сәләт» гаиләләренең кечкенә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен уңайлы шартлар тудырылган махсус мәйданчык булдыру.
Катнашучылар:
- «Сәләт» гаиләләре;
- «Сәләт» ветераннары балалары;
Проектның бурычлары:
- баланың үсеше өчен тулысынча уңайлы шартлар тудыру;
- кечкенә яшьтән баланың сәләтен ачу, аны үстерергә булышу;
- «Сәләт» ветераннары һәм аларның балалары өчен мәдәни һәм уку-укыту программасын тәкъдим итү;
Программада:
- физика дәресенең серләренә төшенү;
- мозаика буенча мастер-класслар үткәрү;
- балалар йогасы;
- «Астан караш» рубрикасын видеога төшерү;
- Сабантуй уздыру;
- яшь әниләр өчен лекцияләр үткәрү.