Иң яхшы әйдаманнар билгеле! кире кайтырга

Известны имена лучших айдаманов!
7-11-нче ноябрьдә «Фәнсар»да 60 әйдаман «Иң шәп әйдаман» исеме өчен ярышты. 4 көнгә сузылган ярыш программасыннан соң, якшәмбе көнне бу елның иң яхшы әйдаманнарының исемнәре билгеле булды.

«Беренче лига» җиңүчесе – Сәләт Клубы Президенты Тимерхан Шәйхетдинов, ә «Премьер-лига»да «Сәләт Саба - 2019» әйдаманы Гөлназ Гатина җиңү яулады!
Җиңүчеләр белән аерым язма әзерлиячәкбез, ә «Әйдаманнар ярышы»ның ничек узуы турында проект җитәкчесе Игорь Смирновтан сораштык.

– «Әйдаманнар ярышы» зур үсте – быел аңа 18 яшь тулды. 4 көн эчендә 48 катнашучы ике лигада иң яхшы әйдаманнарны билгеләделәр. Конкурс программасы бик тыгыз иде: көненә 4-8 этап узды. Финалда исә, гомумән, 5 сәгать эчендә 10 катнашучы 9 конкурс этабын уздылар! Программа нык кызу булды, дип әйтү дөрес булыр.

Финалда катнашучыларга «Сәләт» оешмасы проектларының җитәкчеләре, активистлары, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы әгъзалары бәя бирделәр. 5 сәгатьлек конкурслар марафоныннан соң, безнең җиңүчеләр билгеле:

- «Беренче лига»да - Сәләт Клубы Президенты Тимерхан Шәйхетдинов;
- «Премьер-лига»да - «Сәләт Саба - 2019» әйдаманы Гөлназ Гатина.

Искәртеп узасым килә, җиңүчеләр февраль аенда узачак «Сәмрух» ел премиясендә бүләкләнәчәкләр: «Беренче лига» җиңүчесе «Сәләт» стипендиясе белән, ә «Премьер-лига» җиңүчесе - премиянең «Ел әйдаманы» исеме белән. Гөлназ Гатина шулай ук агымдагы ел дәвамында чит илдә уку-укыту семинарында катнашу мөмкинлегенә ия булды, – дип сөйләде Игорь Смирнов.